ТНВ алып баручысы Айгөл Бәдретдинова шәхси серен ача

-- Лэйсирэ

“Татарстан хәбәрләре” тапшыруының алып баручысы һәм хәбәрчесе Айгөл Бәдретдинова 7 елдан артык “Яңа Гасыр” телерадио­ком­па­ниясендә эшли. Айгөл белән ТНВдагы эшчәнлеге һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

– Айгөл, үзең белән таныштыр әле. Кайда тудың, нинди гаиләдә үстең?

– Мин Казанда тудым. Әтием – төзүче, әнием – сатучы. Бүген инде икесе дә лаеклы ялда, әмма һаман да эшлиләр. Абыем да әти эзеннән китте, төзелештә эшли. Ике улы бар.

– ТНВ каналына ничек ур­наш­тың? Ни өчен “Татарстан хә­бәр­ләре”н сайладың?

– ТНВ каналына, ялгышмасам, университетның 2-3нче курсында укыганда, практика узарга дип килдем. Ул чагында “Хәерле иртә“ (бүген ул “Манзара“) тапшыруына сюжетлар эшли идем. Укуны тә­мам­лагач, рәсми эшкә урнаштым. 3 ел һава торышын алып бардым. Аннары “Хәбәрләр” тапшыруында кастинг уздырдылар, үземне шунда сынадым. Шулай итеп, “Татарстан хәбәр­ләре” тапшыруын алып бара башладым.

– Тележурналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Үз эшен чынлап торып яратырга тиеш, чөнки ул бик күп вакытны ала. Яллар турында онытырга туры килә. Хәбәрләр һәр­вакыт позитив булмый, шуңа күрә үзеңне кулда тоту, хисләргә, про­вокацияләргә би­рел­мәү, тыныч караш, аек акыл ки­рәк.

– Туры эфирда эшләгәндә көтелмәгән хәлләрнең булганы бармы? Андый хәлдән ничек чык­тың?

– Ууу, бихисап! Нинди генә хәл­ләр булмый, кайсыларын сер итеп калдыру да кирәктер (көлә). Әйтәсе сүзне онытып, камерага карап бер­ничә секунд аптырап утыру да була. Беркөнне спорт алып баручысы эфирга чак килеп җит­те. Мин бер­ни булмагандай сөйлим, ә спорт алып баручысы кабалана-ка­балана микрофон каптыра. Аннары режиссер икебезне дә эфирга биргәч, көләсе генә килә бит, ярамый. Иягемне көчкә кысып түздем.

– Кадрда үзеңне тоту буенча киңәшләрең?

– Табигыйлек кирәк. Текстны аң­лап, үзең аша кичереп сөйләү мө­һим. Бу вакыт белән килә. Һәр­вакыт нәрсәгәдер өйрәнергә ки­рәк. Әле хәзер дә кайбер чакларда камера алдында йөрәк жу итә.

– ТНВ каналында яратып караган тапшы­руың?

– “Хәбәрләр”, әлбәттә, “Таяну ноктасы”. Калганына өлгермим. Телевизор карамыйм мин.

– Журналист булма­саң, кем булыр идең?

– Эколог булыр идем. Табигатьне яратам, аны кызганам да.

– Хәбәрчеләр арасында дуслык ни дәрә­җәдә көчле? Бәй­рәм­нәр­не бергә үткәрә­сез­ме?

– Әйе, бәйрәмнәрне бергә үт­кәрәбез – эштә. Дуслык – зур байлык ул. Хезмәттәшләр арасында – хөр­мәт, дустанә мөнәсәбәт. Коллегаларымда юмор хисе көчле, эш­ләү күңелле, рәхәт. Алай булмаса, эшләп тә булмас иде. Уртак шаяртулар бе­лән көн сизелми дә үтеп китә.

– Ни өчен син ТНВны ярата­сың?

– ТНВ ул – мине университеттан ук сыендырган икенче йортым. Ул миңа яраткан эшем белән шөгыль­ләнергә мөмкинлек бирә. Ышаныч тудыра, чөнки аның тарихы, төпле нигезе бар.

– Тормышта һәрвакыт мак­сат­ларыңа ирешәсеңме?

– Минем начар ягым бар: мин булдыра алмаган әйберләр турында хыялланмыйм, каядыр ашкыну, омтылу юк. Бу начар сыйфат дип саныйм, чөнки үзеңә ышану – уңыш­ның 50 проценты.

– Әлегә кадәр кияүгә чыкма­выңның сәбәбе нидә? Гомумән, бу хакта фикерләрең белән ур­таклаш әле.

– Кияүгә чыкмавыннан оялган кешене аңламыйм. Гомумән, аларга елмаеп карыйм. Татарларда фә­лән яшьтә шулай, фәлән яшьтә болай булырга тиеш, дигән үзенә кү­рә бер программа бар. Бернинди “тиеш” тә юк, андый әйберләр бернинди законда да, кодекста та язылмаган. Кеше иртә кияүгә чыгарга тели икән, чыксын. 15 яшьтә бала табарга тели икән, тапсын. Кешене гаеп­ләргә ярамый. Кеше үз хаталарын үзе танырга, тормышын үзе көй­ләргә тиеш.

– Бүген очрашып йөргән ке­шең бармы?

– Сөйгән егетем бар, мөнәсә­бәт­ләребез турында сөйләргә те­ләмим, бу – шәхси. Ләкин шуны әйтә алам: мин хыялымдагы кешемне, чын мә­хәббәтемне очраттым. Менә инде дүрт ел очрашып йөрибез.

– Бүләкләр кабул итәргә яра­та­сыңмы?

– Яратам. Ә шулай да минем өчен иң зур бүләк – игътибар, вакытында әйтелгән сүз.

Ватаным Татарстан

Бәйле