Бәйге тәмам: Татар тудей бушлай татлы бүләкләр өләшә! [нәтиҗә]

-- Лэйсирэ

“Tatar Today” порталы һәм “Best coffee” кофейнясы игълан иткән татлы бәйге тәмам. Сайтыбыздагы язма астында комментарий калдыручылар арасында откан ике җиңүче — Айсылу Замалиева һәм Ришат Гариповка  тәм-томнар кергән “җәй пакеты”н 4 июльдән Казанның Баруди урамы 8 йорт адресы буенча барып алулары сорала.

Нәтиҗәләр катнашучыларның тәртип саны буенча RandStuff.ru кушымтасы аша ясалды.

Мондый конкурслар алга таба да булачак. Безнең белән бергә булыгыз!

 

 

Бәйле