«Камал театры малае» вице-губернатор вазыйфасына керешә

-- Лэйсирэ

Үсә яшьләребез! Татарстан ир-егетләре карьера баскычлары буйлап күрше-тирә-төбәкләрнең дә түрәлек кәнәфиләрен «яулап алырга» күп сорамый. Чөнки эш күрсәтә беләләр. Бу юлы сүзебез әле кичә генә Түбән Новгород өлкәсенең вице-губернаторы вазифасына билгеләнгән 40 яшьлек Игорь Носов хакында.

Моңарчы ул шактый еллар «Алабуга» һәм «Иннополис» ирекле икътисади зоналарын җитәкләгән, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары да булган иде. Ул Россия Президентының кадрлар резервында исәптә тора иде. Һәм менә сәгате сукты…

Игорь Носов – 1978 елда Казанда туган. Кембридж университетында һәм Россия Эчке Эшләр министрлыгының юридик институтында гыйлем эстәгән. Русча, инглизчә һәм … исем-фамилиясе чыкылдап торган русныкы булса да, татарчаны су урынына эчә. Моннан өч еллап элек ул, Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы коллегиясе утырышында саф татарча чыгыш ясап, күпләрне шок хәленә китергән иде. Инстаграмда да аның сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның «Милли моңнар» дигән шигырен үз туган телебездә җиренә җиткереп укуын тыңлап, ләззәтләнә аласыз ичмасам.

Игоребыз әле пианинода һәм гитарада шәп уйный. Аның шулкадәр татар теленә, милли аһәңнәребезгә мөкиббән китүенең инде серен дә ачарга ярый торгандыр. Игорь Носов – Камал театрының танылган актеры, Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрованың яраткан улы.

Татар теленә булган мәхәббәте әнисеннән күчкәндер дә инде. Ни әйтсәгез дә, Халимә ханым – татар театры сәхнәсендә Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендә Сәхилә, П.Бомаршеның «Фигараның өйләнүе»ндә Розгена кебек дистәләгән образларны иҗат иткән, «Бибинур». «Зөләйха» кебек татар фильмнарында уйнаган артистка бит. Алма агачыннан ерак төшми шул.

Автор: Таһир САБИРҖАНОВ, Мәгариф

Фото: соцсети

Бәйле