Гади һәм бик тәмле җиләкле крем-бал рецепты

-- Лэйсирэ

Һәрбер хуҗабикәдә утырган бал банкасы табылыр. Андыйны өйдәгеләр ашарга теләмиме? Хәзер коткарабыз аны!

Кирәк:
* бал – 250 мл;
* урта зурлыктагы бакча җиләге – 5-7 данә.

Эш барышы:
1. Җиләкне юып, кәгазь тастымалда корытабыз.

2. Утырган балны блендер савытына салып, шуңа бакча җиләге кушабыз.

3. Блендерда ачык алсу төскә кергәнче әйләндерәбез. Масса җиләкләр ярдәмендә сыегаеп китәр, әмма суыткычта тотканда ул куерыр.

4. Суыткычта сакларга! Вареник, сырник, беленнәр белән — м-м-м! Тәмле!

Сөембикә

Бәйле