«Тиле булып яшәде, тиле булып үлде!» [әнисе балалар йортына биргән бала тормышы]

-- Лэйсирэ

Әнисе артыннан тыраклаучы бөдрә чәчле малай аның кулыннан тотарга азаплана, әмма тегесе кулын кискен генә тартып ала да, борын ас­тыннан мыгырдана:

— Минем башыма туган бала икән бу! Тормышымны бозар өчен!

— Әни, өйгә кайткач, син миңа чикерткә турында әкият укыйсыңмы?

— И, мескен бала, — дип күз яшьләрен сөртә болар артыннан карап калган күрше хатыннары. — Нинди чикерткә, ул бит сине балалар йортына алып бара. Ничек җир күтәрә шушындый зобаниларны!

…Бала үсә төшкәч әнисенең хәлен белергә килгәли иде. Ул килгәндә әнисе һәрвакыт диярлек исерек була, малай, аны кызганып, аның өчен куркып, ашыгыч ярдәм чакырта. Врачлар килеп җиткәнче анасының пычрак битләреннән үбә-үбә ялвара:

— Әни, эчмә инде бу ка­дәр. Түз инде бераз, ме­нә күрерсең, барысы да әйбәт булыр.

— Бу бала бераз тегеләйрәк ахрысы, — дип офтаналар иде тирә-күршеләре. — Анасы аңа тө­керми дә, ә ул аның өчен нишләргә дә белми.

…Мәктәп еллары, студент чаклар. Егет кулына кызыл диплом алды, моннан зур галим чыгачак дип фикер йөрттеләр укытучылары. әмма ул, бөтенесен шаккатырып, мәктәпкә эшкә урнашты.

— Кызыл дипломлы җүләр! — дип нәфрәтләнделәр таныш-белешләре. — Акыллы булса, карьерасын аяк астына салып таптап, хөрәсәннәр тәрбияләргә китмәс иде.

Аннан егетнең әнисе үлде. Ул аның каберенә эзен суытмады, гел баргалап торды. Озак та үтми, күрше подъездда яшәүче кызга өйләнде.

— Тиле икән бу! — дип егетнең гайбәтен саттылар подъезд төбендә утыручы әбиләр. — Мондый матур, акыллы егеткә, бер сызгырса, иң кәттә кызлар шалуны белән йөгереп ки­ләчәк, ә ул ямьсез кызга өйләнде, җитмәсә әле аксак та бит!

Ә яшьләр исә күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәделәр. Тик, бәхетсезлекләренә каршы, балалары гына булмады. әмма көннәрдән бер көнне күрше­ләре аларның бер кыз бе­лән бер малай җитәкләп чыгып барганнарын күрделәр.

— Юк, бу, чыннан да, тиле икән, — дип кайта-кайта сөйләштеләр күршеләре. — Ул кысыр аксак хатынын аерып кына җибәрәсе бит инде. Чүп өс­тенә чүмәлә дигәндәй, менә хәзер үксез балалар асрап яталар.

Еллар узды. Балалар үсеп җитеп яхшы белем алдылар, үз гаиләләрен кордылар, көн саен диярлек әле берсе, әле икенчесе әти-әниләренең хәлен белергә килеп торды.

Ничектер бервакыт гаилә башлыгы, боз киткәндә елга яры буеннан барганда, боз өстендә калган этне күреп алды. Эт ярдәм өмет итеп чиный, ә яр буендагы халык моны кызыксынып тамаша кыла иде. Башкалар кызык караган арада гаилә башлыгы, ике дә уйламыйча, бозлы суга сикерде.

…Озакламый күрше­ләре аның бу җүләрлеге турында исләре китеп гәп куерттылар:

— Шулкадәр тиле булырга кирәк бит! Инфаркттан соң әле яңа гына тәпили башлаган иде бит. һәм, менә сиңа мә — этне коткарам дип, бозлы суга сикергән! Тиле булып яшәде, тиле булып үлде!

Ә бу вакытта безнең «тиле»без җәннәт капкасы төбендә чираты җиткәнне көтеп тора иде.

— Синең исемең ничек? — дип сорады аннан Фә­рештә.

— Онытып та җибәрдем инде… Таныш-белешләр мине Тиле дип йөртәләр иде.

— Уз, — диде Фәрештә, — синең исемең Тормыш Китабына теркәлгән. Лә­­кин ул бүтәнчә яңгырый: Ярату дип.

* * *

Бервакыт остазлары шә­кертләренә сабак бирәсе урынга аларны кырга алып чыгып китә. Анда инде ничә айдан бирле бер фермер кое казып чиләнә икән. Казый-казый да, су чыкмагач, биш-алты адым читкә китеп тагын казый башлый. Анысында да су чыкмагач өченче урынга күчә. Инде казый-казый бөтен кырны бозып бетергән.

— Менә бу җүләргә карап сабак алыгыз, — ди остаз шәкертләренә. — әгәр ул коены бер урында гына казып, бөтен көчен шуңа гына сарыф итсә, нинди генә тирәнлектә булуга да карамастан, инде әллә кайчан су чыгар иде.

Татарстан яшьләре

Фото: pixabay.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий