«Кызларның бил алышып, гер күтәрүләрен кабул итә алмыйм» [килгән хат]

-- Лэйсирэ

Татар халкының борын-борыннан килгән зур бәйрәме – Сабантуе язгы кыр эшләре беткәч, һәр авылда үткәрелде. Әле аңарчы әле бала-чагалар йомырка җыеп, карга боткасы пешереп, тау итәгендә төрле уеннар уйнап, такмак җырлап, таңны каршыладылар.

Бүләк, дигәннән, һәрберсе үз хәленә карап, билгеле инде, иң элек икешәр йомырка, баш яулыгы, ситсы, күпмедер акча бирәләр иде. Яшь парлар, кияү Сабантуена кызыл башлы сөлге бирергә тиеш була. Әгәр дә теләсә, өй каршына табын да әзерли, һәрберсен кунак итә. Мин үзем дә һәр елны табын әзерли торган идем. Сөлге-бүләк җыйган көн үзе бер бәйрәм төсен ала иде. Ераклардан туганнар, дуслар кайта, бер-берсенә кунакка йөрешә, кичке уеннарда катнаша. Кичке уен су буенда, болынлыкта узар иде. Шау килеп, икешәр түгәрәккә тезелеп, култыкланышып, милли җырларыбызны җырладык. Әгәр күзең төшкән кызың булса, әйләнәдә аның артына кереп, култыклап, әйләнәсең. Әгәр дә ризалык бирсә, аны өенә кадәр озата кайтасың. Аллаһ насыйп итсә, чәчләр чәчкә бәйләнсә, гомерлек яр да булып куясың. Күпләр биредә танышып, гомерлеккә дип нык гаиләләр кордылар. Элгәре нигезе, нәселе нык, никахлы гаиләләр тормышларын да матур итеп алып бардылар, балалары да тәртипле, ярдәмчел, эш сөючән, әти-әниләренә игелекле булдылар.

Сабан туе буласы иртәдә баш батырга бирәсе кызыл башлы сөлге авылдагы иң биек урынга, янгын каланчасы түбәсенә элеп куела. Аңа каршы тау башында тауга таба йөгереп, беренче килүчегә дигән сөлге колга башында җилферди.

Сабан туе мәйданына утыргычлар икешәр рәт итеп тезелә, уртада түргә бөркәүле трибуна, аш-су өстәле әзерләнә. Өстәлгә күп итеп йомырка пешереп куялар, икмәк, катык куялар иде. Бер читтә самавыр кайнап торды. Көрәшчеләргә дигән чи йомырка мәйдан уртасына чиләк белән куела иде. Мәйданны алдан төзелгән комиссия алып бара торган иде. Сабан туе мәйданының уртасына тиешле-тиешсез кереп-чыгып йөрү катгый тыелды. Комиссия әгъзалары, эчкә кермәгез, дип, күсәк белән җирне төеп, мәйданны киңәйтеп торалар иде. Көрәш тә һич хәрәмләшүсез, көндәшен сыртына салгач кына исәпкә керә иде. Һәр көрәшче үз көченә генә таянып көрәште. Очко сүзе бөтенләй дә ишетелмәде, ят нәрсә иде. Егәренә карап, баштан ахырына кадәр көрәштеләр. Хәтеремдә – миңа ун-унбер тирәсе, 1948-1949нчы еллар. Авылыбыз Сабан туена бездән утыз чакрымдагы авылыннан ике атта Дусай авылыннан көрәшчеләр – Гәрәй батыр белән аның энесе Сәләй килеп, шул болында атларын туарып, ашарларына-эчәрләренә салып, үзләре ак тула оек-чабатадан, камзулларын салып, комганнардан су коеп юынып, сөт белән арыш икмәге ашап-эчкәч, догалар кылып, комиссиядән рөхсәт сораганнан соң, чабаталарын салып, тула оекчан гына көрәшкә керделәр. Җирәбә салып, сөлге тотышып парланып, бил алыштылар. Уртада – бер табак чи йомырка. Шуны эчәләр. Кагыйдә буларак, көндәшен аркасына салган очракта гына җиңгән дип исәпләнелде. Бүләккә – тастымал яки баш яулыгы, баш батырга – 30-40 кг авырлыктагы сарык тәкәсе, иптәшләре, көрәштәшләре белән күңел ачар өчен дип 1 литр аракы, 3 метр ситсы, кызыл башлы сөлге бирелә. Баш батырны күккә чөеп, зурлыйлар. Ә кичен, әйткәнемчә, тугайда таң беленгәнче түгәрәк уен гөрли.

Җыен-Сабантуйлар атна-ун көнләп бара. Кешеләр дусларына, туганнарына кунакка йөрешәләр иде. Ә хәзер Сабан туена бүләк җыю атна-ун көн алдан башлана. Бүләкләр исә, бүләсен бүлеп бетергәч, йомырканы кибеткә тапшырып, акчага әйләндергәч, спонсорлар акчасына нәрсәләр алынасы хәл ителгәч кенә гамәлгә керә. Халыкка кызык булсын дип, Казаннан бирле артистлар чакырыла, алар әллә никадәр гонорар ала, ә һәвәскәр җырчылар, биючеләр сәхнә артында калып тора. Сабантуйлары үзләре дә барса, ике-өч сәгать бара микән? Соң, кая ашыгырга? Ел буена көтеп алган бәйрәмебез бит ул! Уңган-булган егетләребез кинәнеп, рәхәтләнеп, күңелләре булганчы бил алышмыйча! Очко кагыйдәсе керткәч, күпмесе көрәштән төшеп калды. Хатын-кызларның да бил алышып, гер күтәрүләрен мин бөтенләй дә кабул итә алмыйм.

Аннары Сабантуе узасы җиргә затлы агачтан өчәр-дүртәр катлы итеп утыргычлар ясап, хәтфәдәй яшел чирәм үстереп, әйләнә-тирәсенә яңгыр яуса, пычрак булмасын дип, йомычка сибеп, түрәләр утырыр өчен шул кадәр зәвыкле трибуналар ясап, шоколад төсендәге кирпечтән өч катлы йорт салып куйдылар. Болар барысы да нигә кирәк? Хәзер аны саклар өчен ел әйләнәсе каравылчы тоталар. Монысы тагын күпме чыгым.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Безнең гәҗит

Фото: Акчарлак.ру

Бәйле