Айгөл Бариевадан лазанья рецепты

-- Лэйсирэ

Җырчы Айгөл Бариевадан лазанья рецептын тәкъдим итәбез. Лазанья — камырдан катлап ясалган Италия ризыгы. Эчлеге төрле булырга мөмкин.

Камыр өчен: 2-3 стакан он, 1 стакан су, 2-3 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, чама белән тоз. Камырны басарга һәм суыткычка «ял итәргә» куярга. Аннары кирәкле формада җәяргә.

Эчлек өчен: сыер итеннән фарш, тоз, борыч, томат пастасы. Фаршны үсемлек маенда кыздырырга, төз, борыч, томат пастасы салырга.

Бешамель соусы өчен: 50 грамм атланмай, 40 грамм он, 1 литр сөт, мөшкәт (мускат) чикләвеге. Атланмайны эретергә, он өстәргә, сүрән утта гел болгатып торырга, аннары акрынлап кайнар сөт салырга һәм куерганчы пешерергә, вакланган чикләвек өстәргә.

Эш тәртибе: Үсемлек мае белән майланган табага катлап тезәргә: камыр, соус, фарш, каты сыр, янә шулай кабатларга. Соңгы катламга сыр уарга һәм соус салырга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 30-40 минут пешерергә. Өсте көеп китмәсен өчен беренче 20 минутта фольга белән капларга.

«Интертат»

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий