Бүген Камал театры соңгы спектаклен куя [видео]

-- Лэйсирэ

6 июль Камал театрының 112нче сезон спектакльләре тәмамлана. Бу уңайдан театр коллективы тамашачыларына рәхмәтен җиткереп, узган сезон мизгелләреннән торган видео тәкъдим итә.

«Хөрмәтле тамашачылар! Г.Камал театр коллективы сезгә олы рәхмәтен җиткерә. Тормышыгызга Камал театрын өстәвегез өчен бик зур рәхмәт! Яңа 113нче сезонга кадәр, дуслар!», диелә театр мөрәҗәгатендә.

Бүген Казанда сезонның соңгы спектакле —  Зәңгәр шәл» куела.

Бәйле