Айдар Фәйзрахманов Рөстәм Миңнехановка ни дип әйтергә җыена?

-- Лэйсирэ

Казан IT паркының футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә журналистлар каршында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Алар ансамбльнең «алтын фонды»на кергән «Милли аһәң», «Каз канаты», «Җымытым» кебек музыкаль композицияләрне башкардылар, «Кетеки», «Ярмәк» кебек биюләр күрсәттеләр. Артистлар кулындагы кубыз, думбра, кырлы бәләк, саз кебек милли уен кораллары да чит ил журналистларында шактый зур кызыксыну уятты.

Ансамбльнең җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов соңыннан журналистлар белән әңгәмә вакытында менә ниләр әйтте:
– Мондый команда җыю җиңел түгел. Гадәттә, безгә йә вокалчы, йә инструментта уйнаучы, йә биюче килә. Ансамбльдә эшли башлагач, алар бүген сез күргән барлык һөнәрләргә өйрәнә: биючеләр – җырлый башлый, җырчылар – бии… Биючеләр миндә, гомумән, бик аз. Без бүген монда биюләребезне күрсәтә алмадык – аерым элементлар гына тәкъдим иттек. Биюне күрсәтү өчен зур сәхнә кирәк.

Бездә автор әсәрләре бөтенләй юк – фольклор материалына нигезләнеп кенә эшлибез. Бүгенге чыгышыбызны барлык милләт вәкилләре дә кабул итә алырлык әсәрләрдән төзергә тырыштык. Безне аңлау өчен татар телен белү мөһим түгел бит. Мин үзем дә, мәсәлән, инглиз телен начар беләм, бөтенләй белмим дисәм дә була, әмма инглиз телендәге җырларны тыңлыйм. Яратып тыңлыйм! Итальян телендәге җырлар да ошый миңа. Шуңа күрә дә, гел әйтәм, музыка – интернациональ ул. Әгәр ул сәнгать дәрәҗәсендә икән – бөтен кешегә дә аңлашыла. Мин шушы принципка нигезләнеп эшлим.

Мин үзем футболны да сәнгать дип карыйм. Чын футболны! Профессиональлар дәрәҗәсендәге спорт, чыннан да, югары сәнгать ул. Балетка якынрак, классик музыкага… Чикләре юк – аны бөтен кеше кабул итә ала. Казанга күпме кешене чакырып китерде, күпме кешене берләштерде әнә футбол! Кемнәрне генә очратмыйсың бүген кала урамнарында! Мин менә шулай итеп үзебездә фольклор фестивале үткәрү турында хыялланам. Бөтен дөнья күләмендә! Аргентинадан да килерләр иде, Бразилиядән дә, Италиядән дә… Бу шоуны карарга стадионнарга, беләсезме, күпме халык чыгар иде?!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич әгәр мине берәр кайчан кабул итсә: «Әйдәгез, шундый бер фестиваль үткәрик!» – дияр идем. Минем инде аны ничек атарга дигән идеям да бар. «Алтын Урда» дип аталачак ул!

Сөембикә

Бәйле