Популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) «Туган тел» телеканалына зур интервью биргән. Артист алып баручының Татарстан белән булган мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауларына да җавап бирә.

Журналист җырчының Татарстанда бик күп эшләве һәм Әлмәттә продюссерлык үзәге ачуына ишарәләп «Татарстаннан атказанган артист исемен көтәсеңме?» дигән соравына Элвин яшермичә «Ә кем көтми? Әлбәттә көтәм! Һәр кешенең хыялы булырга тиеш», дип җавап бирә.

Әйтергә кирәк, Элвин Грей үзенең татар эстрадасында булган сәхнәдәш дуслары хакында бик җылы итеп сөйли. Җыр һәм шоу-бизнес дөньясында үзенең беренче адымнарын ясаганда күпләрнең ярдәм итүләрен, татар телендә сөйләшергә өйрәтүләрен рәхмәт белән искә ала.

Исегезгә төшерәбез, узган елның июлендә Радик Юлъякшин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу хакта карар Баймак районының Граф күлендә башкорт яшьләре җыены узганда имзалана.

Шулай ук быел апрель аенда узган  «Пирамида»да баручы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында аңаТатарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылуы да билгеле.

Бәйле