Башкортстанда яшь ярымлык бала һәм әти-әнисе машина белән суга бата

-- Лэйсирэ

Башкортстанда атасы, анасы белән бергә яшь ярымлык бала суга баткан. Фаҗига бүген, 6 июльдә, иртәнге сәгать бишләр тирәсендә килеп чыккан.

Башкортстанның Краснокамск районында Сауз күлендә 33 яшьлек хатын-кыз, 35 яшьлек ир-ат һәм аларның яшь ярымлык баласы суга баткан, дип хәбәр итте Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге, диелә хәбәрдә.

Гаилә күлгә Агыйдел шәһәреннән ял итәргә килгән булган. Алар төнгә күл буенда калганнар һәм машинада йокларга ятканнар. ВАЗ-21150 суга тәгәрәп төшкән. Дүртөйле водолазлары судан машинаны да, суга батып үлүчеләрнең мәетен дә чыгарган.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тикшерү эшләре алып бара, вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.

«Башинформ» искәрткәнчә, шундый ук хәл 2017 елның июль аенда да килеп чыккан булган. Башкортстанның Хәйбуллин районында күп балалы ата белән ана 2 яшьлек балалары белән суга батып үлгән булган.

Татар-информ

Бәйле