Җиләгенә караганда кешесе күбрәк: җиләк бизнесы күпме акча китерә?

-- Лэйсирэ

Кемдер җәйне ял өчен көтсә, акча тәмен белгәннәр аны эш өчен сагынып тора. Мамадыш, Балык Бистәсе районы кешеләре өчен июнь-июль айлары урак өстенә тиң. Хәер, җиләк өлгергән дигәнне ишеткәч, үземнең йөрәгем дә урыныннан кузгала. Ялларга кайтканда кышлык запас кына түгел, гаилә бюджеты турында да кайгыртырга туры килә.

Җиләк “җене” кагылса…

Мамадыш районының Уразбахты авылында яшәүчеләр инде ике атна элек үк юл буенда каен җиләге сата башлады. Елдагыча, җиләкне беренче булып Мин­негөл апа Хәмитова таба. Көн­дәшләр булмаганда, бер чиләк җи­ләкне җаның теләгән бәягә сатып җибәрү мөмкинлеге бар бит әле. Кеше күбәйгән саен, бәя дә төшә. Әмма быел җиләк арзан түгел. Чөнки күп кенә районнарда табигать нигъ­мәте бик аз. Әтнә, Кукмара, Балтач, Саба районнарына баргач, хәбәрче­ләребез әнә шуңа инанып кайтты. Әмма урынын белгән кеше барыбер таба.

Түбән Камада яшәүче Гөлия Юнысова әнә шундыйлардан. “Җи­­ләкле акчаның тәмен бе­лергә әти өйрәтте. Җиләк вакыты җитүгә өчебезне дә ияртеп чыгып китә иде. Матур киенәсең килсә, акчаны үзең эшләп аласы. Үз гаиләм булгач та, бу шөгылемне ташламадым. Ирем дә минем төсле. Җи­ләкне тиз җыябыз. Быел күп булмаса да, үзебез генә белгән урыннар бар. Әле, Аллага шөкер, сату әйбәт бара. Алучылар күп”, – ди Гөлия. Үз­ләренә иптәшкә кызы белән малаен да иярткәннәр. “Бераз яңгыр яуса, әле җиләк булачак”, – дип өметләнә Рәнис Юнысов.

Түбән Якедә туып үскән Мин­негөл Сәгыйрова да җиләккә Түбән Камадан махсус кайта. “Ике улым инде әллә ничә ел җиләк җыя. Кызым быел беренче сыйныфны бетерде. Ул да өйрәнде. Акча эшләү балаларны хезмәткә өйрәтә ул, – ди Миннегөл. – Ирем – Мөслимнеке. Анда кеше үзе өчен генә җыя. Ә без, Аллага шө­кер, каен җиләге сатып, шактый акча эшләдек. Ул акчаны бала­ларның үзләренә тотабыз. Мәк­тәп кирәк-яраклары алырга да җитә, ял да итеп була. Иренмәскә генә кирәк. Бөртекләп җыйгач, акчаның кадере тагын да арта. Файдасын күрмәсәк, шәһәрдән кайтып ятмас идек тә. Җиләк пешкәнне түземсезлек белән көтәбез. Ул безнең канга сеңгән инде”.

Җитә дә, артып та кала

Халык телендә әллә ничә исеме булган, мамадышлар “Сай­кичү” дип атаган ял итү урынына Балык Бистәсеннән дә килеп сату итәләр. “Башта үз районыбызда гына саттык. Ун елдан артык “Сайкичү”гә килеп акча эшлибез. Без урман эчендә яшибез. Аллаһы Тәгалә нигъмәтләрен үзе биреп тора. Җиләк белән гөмбәләрне җыймау гөнаһтыр дип уйлыйм мин. Акча – аяк астында бит. Үрелеп кенә аласы. Көнгә ничә сумлык сатканны әйтсәм, күз тияр дип куркам. Җитә. Артып та китә әле, – дип шаярта Балык Бистә­сенең Наратлы авылында яшәүче Мөслимә апа Мөхәм­мәтҗанова. – Җәйгә бөтен балаларым кайта. Барыбыз да – “бизнес”та. Башта каен җиләге саттык. Хәзер җир­некенә күчтек. Аннары кара җи­ләккә тотынабыз. Гөмбәне әйткән дә юк инде. Күренүгә җыя башлыйбыз. Кеше еланнан куркып ята икән. Мин урманга берүзем йөрим. Хәзер интернетта аю бар дип куркыталар. Әзрәк эчкә шом керә инде. Аллага тапшырган”. Җи­ләк белән гөмбә җыеп кына ятмый бу гаилә. Бакчалары тулы яшелчә, бәрәңге үстерәләр. Кыш көне мамык шәл, оекбаш-бияләй бәйләп саталар. Эшсез утырганнары юк.

Читекченең читеге бармы?

Инде бәясенә килгәндә, бер майонез чиләгенә (1 литр) бер мең­нән артык җиләк сыя. Аны 500 сумга саталар. Димәк, каен җи­ләгенең бер бөртеге 50 тиен­ләп тора. Былтыр җир җиләгенең биш литры 500 сумга сатылса, быел ике мәртәбә кыйммәтрәк. Майонез чиләген 300 сумга бирәләр. Әле узган ел гына анысы 100-200 сум иде.

Кеше бер стакан җиләк ашаса, еллык витамин җыя, диләр. Шунысы гаҗәп: сатучылар арасында кышка запассыз калучылар да бар. Теләчедә яшәүче Лилия Кыямова әйтүенчә, алар дистәләгән чиләк җиләк җыя. Әмма сатуга чыгармыйлар. “Безнең якта сату юк. Кайнатма ясыйбыз. Кышка катырып куябыз. Ямбулат авылында яшәүче 76 яшьлек әбием Рәхилә дә тик утырмый. Үзенә дә җыя, безгә дә өлеш чыгара. Элек Олы Мәтәскә авылында каен җиләге урынын белә идек. Хәзер ул җирне агач басты. Шуңа таба алмыйбыз. Ә менә апам Яшел Үзән районында яши. Рәхәтләнеп җыйган. Сату безнең уйда да юк”, – ди ул.

Бушлай ябыгу – авылда

”Җиләк” дигән сүз мине дә ”юлдан яздыра”. Эш атнасы тәмам­ла­нуга, күңел авылга дәшә. “Сай­кичү” ягына түгел, Кукмарага чакыра ул. Кем әйтмешли, минем монда үз “оялык­ларым” бар бит. Инде яздан ук чә­чәк атуларын карап йөрдем. Узган атнада гына җиләкле урынна­рын күзәтеп кайттым. Каен җиләге җы­еп алу да насыйп булды. Кеше­ләр тигез җирдән җыйганда, мин никтер яр кырыйларын сайлыйм. Монда җиләк эре була. Бу урынга кеше дә керми. Күршеләр, елан күп, дип куркалар. Ә без юл буенда баласын култыгына кыстырган аюны озатып калдык та, кояш артык кыздырганчы, эшебезне дәвам иттердек. Кукмарада шул ягы бар – тыныч, беркем дә арттан кумый. Узышып сатулар да юк. Аның каравы җиләк сорап шалтыратучылар бар. Кем әйтмешли, теләк кенә булсын. Җиләк тә җыела, акча да керә.

Җиләк бәяләре:
Казандагы Пионер базарында бер стакан бакча җиләге (виктория) – 100 сум. Килосын 350гә бирәләр. Чехов базарында каен җиләге, җир җиләге, виктория, кара җиләк – барысы да бар. Каен җиләгенең ярты литры 500 сум тора. Җир җиләге белән кара җиләкнең бер литрына – 250, викториягә исә 300 сум сорыйлар.

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Бәйле