«Катып калдык: зират эченнән галәмәт зур җан иясенең агачларны сындырганы ишетелде»

-- Лэйсирэ

«Барып йөрмә анда, хатын-кызга ярамый бит. Вакыт җиткәч, илтеп куярлар әле үзеңне!» Кыз туганымның бу сүзләрендә күпмедер хаклык булса да, ниятләгәч, барырга булдым тәки. Зиратка. Иптәшкә дус хатынны да иярттем.

Җиңел булмады миңа бу карарга килү. Моңарчы анда кергәнем юк иде бит, читтән генә карап, сагышка бирелеп китә идем.

Менә зират капкасы. Безгә мәгълүм булмаган, серле, хәтта куркытучы-өркетүче бүтән дөньядан бары тик шушы капка аерып тора. Ни хәлләре бар икән мәрхүм булган газиз кешеләребезнең? Шундый уйлар белән капканың келәсен күтәреп, әрвахларга сәлам биргәннән соң, эчкә үттек. Барысы да – якын-тирәдә тезелгән галәмәт зур йортлар, юлдан ыжгыручы затлы чит ил машиналары, эчләрендә күкрәк киереп утырган кешеләр – зират коймасының тышкы ягында калды. Колакка якты дөньяның гөрләгән тавышлары ни өчендер ишетелми башлады, әйтерсең, алар монда үтеп керә алмый, моңсу тынлыкны бозарга җөрьәт итми. Агач яфракларының лепердәве, кошларның чут-чут килүе дә сагайта. Дин әһелләре бу тынлыкның алдавыч булуын сөйләп, кабер газаплары белән куркытсалар да, әлеге сүзләрне кабул итәсе килми. Тормышның әчесен-төчесен күреп яшәгәннәр, үлем әчесен татыганнар бит, инде рәхәттә булсын иде җаннары.

Менә әтием, әнием каберләре. Менә ул – рәхимсез чынбарлык! Әйе, әйе, соңгы юлга озатып калсам да, үлемнәренә ышанасым килми иде моңарчы. Әйтерсең, бу хәсрәтле хәлләр саташулы төштә генә булган, исән сыман тоела иде алар. Авыр чакта әле дә үзләре белән күңелемнән генә киңәшәм, җаваплары да уйга килә кебек. Элек кайбер эш-гамәлләренә, заманча түгел дип, тәнкыйть күзлегеннән караган булсам да, хәзер нәкъ аларча эшлим, аларны кабатлыйм.

Хәтерлим, күп еллар элек, студент чагымда, иртәнге электричка белән шәһәргә җыендым. Станциягә кадәр шактый ара, авыл зираты яныннан үтәсе. Әни мине озата чыкты. Иртәнге сәгать дүрт тирәсе булгандыр. Эңгер-меңгер чак. Кинәт баскан урыныбызда катып калдык: зират эченнән, әйтерсең, ниндидер галәмәт зур җан иясенең юан ботакларны, агачларны шарт-шорт сындырып барганы ишетелде. Үзе күзгә чалынмады. Юк, поши бу кадәр булдыра алмас иде. Әни белән кулга-кул тотынышып, бик курыккан хәлдә басып тордык, әмма алга бармый чарабыз юк иде. Бераздан әнине икенче юлдан кайтарып җибәреп, үзем атлавымны дәвам иттем.

Инде менә әнием үзе дә монда. Каршымда чирәм баскан ике өем балчык. Бәлки, тавышларын ишетә алырмын дип, колак салам, чөнки әнием: “Әрвахлар сәйран телендә сөйләшәләр икән”, – дип әйтә иде. Тик берни сизелми шул. Сирәк булса да, төшләремдә генә күрәм аларны. Әле күптән түгел әнием төшкә кергән иде. Өебезгә читтән генә моңаеп карап тора. Йөгереп чыгып: “Әйдә, кер, чәй эчәрсең”, – дип чакырдым. Ишеккә кадәр килде дә: “Юк, кереп тормыйм, әтиең ялгызы гына калды бит анда, кайтасым бар, алайса кичкә калам”, – диде. Их, кочаклап алып, рәхәтләнеп сөйләшәсе иде дә бит… Өнемдә түгел шул, ә төшләр безгә буйсынмый.

Зиратта еларга ярамый дисәләр дә, һич тыела алмыйм, әрнүле әче яшьләрем чишмә булып ага башлый. Каберләре өстенә ятып, туфракларын кочып, илереп елыйсым килә. Тик үткәннәрне дә, үлгәннәрне дә кайтарып булмый шул, вакыт елгасы тик бер якка гына таба ага. Дустым түзем: кайдан килгәнбез, шунда китәсе инде, ди сабыр гына. Үзе гаять моңлы тавыш белән догалар көйли. Бу зиратта аның да әти-әнисе, туганнары ята. Минем дә биредә әле тагын кадерле кешеләрем җирләнгән.

Юешләнеп беткән кулъяулыкларым белән күзләремне, мышкылдаган борынымны сөртә-сөртә, каберләрен чистартып, догалар укый торгач, өч сәгатькә якын вакыт узган. Инде бераз тынычлана башлаган кебек тә булдым. Тик тәэсирләремнән әле атна-ун көн чамасы айный алмадым. Хатын-кыз артык нечкә күңелле булганга да, зиратка керергә кушмыйлардыр, мөгаен. Уйлану, гыйбрәт алу өчен кирәктер дә, бәлки.

Галиябану ХУҖИЕВА. Казан.

Бәйле