Гаилә көнендә җырчы-артистлар нинди теләк тели? [Инстаграмга күзәтү]

-- Чулпан

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлеге көн белән котлап, җырчы-артистлар Инстаграм битләренә үзләренең гаиләләрен урнаштыра, теләкләр тели. Йолдызлы инстаграмга безнең күзәтү. //Tatar today//

Эллари, Камилла һәм Самир исемле балалар үстерүче Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар гаиләсе. «Һәр кешегә дә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә – тормыш нигезе», дип язган Гүзәл.

Бәйрәм уңаеннан Әлмәттә «Әниләр һәм бәбиләр» концерт программасы белән Гүзәл Баһ, Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова, Айгөл Шәйхетдинова, Гөлназ Шәрипҗанова чыгыш ясаячак.

Данир Сабиров котлавы: «Гаилә көне белән, дуслар! Сабировлар гаиләсе сезгә иң матур теләкләрен юллый».

Җырчы Айгөл Бариева да Инстаграм кулланучыларны бәйрәм белән котлый.

Яңа гына өйләнгән Ринат Галиәхмәтов (блогер Татар-Малай) Гаилә көне уңаеннан котлый.

Тагын бер иҗади гаилә Ризат һәм Зинира Рамазановлар да Гаилә көнен билгеләп үтә.

Бәйле