Tatar-malay әнисе сыеры авырып китүчегә ярдәм итә

-- Лэйсирэ

Баладан кызыгып, ата-ана да “интернет“ дигән дөньяны гизә торган заманада яшибез. Интернетны дөрес итеп куллана белергә кирәк бит аны. 57 яшен тутырган Әлфия апа Галиәхмәтова кебек, мәсәлән. Беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтовның әнисе ул.

Әлфия апаның “хоп-хоп” дип көн дә иртән җәяүләп йөрүләрен, кышын чаңгыда шууларын карау, көн саен аннан яңа рецептлар көтүләр 11 меңгә якын язылучының гадәти бер тормыш күренешенә әйләнеп куйды инде.

“Әти-әниләрегез интернет белән эш итәргә өйрәнсен, өйрәтегез. Сез еракта, яшь барган саен, үзеңне ялгыз итеп тойган чаклар була. Балаларны, оныкларны сагынабыз. Шул чакта телефон ярдәмгә килә”, – дип бөтен яшьләргә мөрәҗәгать итә Әлфия апа.

– Блогер булып китүе­гезгә кече улыгыз Ринат тәэсир иткәндер?

– Иң төп кеше шул Ринат инде.

– Иң беренче көннәрдә авырлыклар тумый калмагандыр? Телефон бе­лән эш итү, социаль чел­тәрләрнең үзенчә­лек­лә­ренә төшенү, дигәндәй…

– Мөмкинлекләре ягыннан яхшырак телефонны әтисе белән миңа Ринат алып бирде. Баштарак аң­ламаган мәлләр булды. Ки­рәкле кушымталарны кер­тә-кертә, мәш килдек, шуннан өйрәнеп киттек.

– Татарча блоглар күп димәс идем. Кешеләрнең күбесе урысча гына аң­лый дип, блог алып баручылар гадәттә татарчадан урысчага күчә. Татар телле блог алып баруның үз кыенлыклары бардыр?

– Урысча вата-җимерә язганчы, татарча күпкә рә­хәтрәк. Миңа язылучы­лар­ның күбесе авылдан, минем яшьтәгеләр дә шактый. Рә­хәтләнеп аралашабыз! “Туры эфир”ны да татарча алып барабыз. Киңәшләр белән бүлешәбез. Әле берсендә кызык хәл булды. Бер апаның сыеры авырып киткән, “туры эфир” барышында киңәш сорап яза бу. Шунда Сафия апа утырган, ул – мал табибы. Шулай киңәш эзләүчеләр шактый. Гомумән, язылучылар артыннан кумыйм мин.

– Блогер Әлфияне урамда таныйлармы соң?

– Таныйлар, исән­лә­шәләр. Рәхмәт әйтәләр. Мин чаңгы шуам, сезгә карап чаңгы шуа башладык, чаңгы алдык, диләр, мин пешергән рецептларны кулланалар. Миңа боларны ишетү рәхәт, әлбәттә. Бүген дә кайтып киләм, үзебезнең подъездда торган кыз “безнең “современный” Әлфия апабыз”, “безнең “современный” әни­е­без” дип күңелне күрде әле.

– Дус-ишләрегез арасында фикерләр төрле бул­гандыр. Кайсылары – хуплый, кайсылары – юк…

– Хуплыйлар! “Молодец син, безнең әле менә баш җитми шуңа”, – диләр. Ип­тәш кызларым барысы да Инстаграмда хә­зер. Балалары ясап бирде. “Кызларым” дип дә­шәм үземнең яшь­тәш­ләремә. Күңелле бит. Ки­рәк ул. Балалар әти-әни­ләрен өйрәт­сеннәр, ирен­мәсен­нәр. Вакыт белән бер­гә барырга кирәк, артта калмыйк.

– Ә блогер хатын бе­лән торучы ирегезнең бу шөгылегезгә мөнә­сәбәте ничек? Аның да Инстаграмда теркәлергә теләге юкмы? Бәлки киләчәктә Галиәх­мәтов­ларны тулы составта кү­реп булыр?

– Ул Инстаграмда бар. Безне тикшереп тора, тик үзе фотолар элми. Әле берәр нәрсә кертми калсак: “Чирләдеңме әллә, матурым, бүген берни куйма­дың?” – дип сорап куя. “Туры эфир” вакытында кызык: беребез – кухняда, икенчебез – залда. Көлә-көлә карап утыра шунда. Озакка китсә: “Ярар, минем хатын миңа да кирәк”, – дип кереп җитә. Гел-гел телефонда утырганны яратып бе­тер­мәсә дә, сүз әйтми. Олы малаем да, Ринат та, килен­нә­рем дә кайда булуымнан, нәрсә эшлә­вем­нән интернет аша хә­бәрдар. Беркөнне әти­ләре белән бакчага төш­кән идек, улыбыз Нияз шалтырата. “Әни, сез бакчада икән, кунасызмы, кайтасызмы?” – ди. “Кайдан бел­дең?” – дип сорап куйдым. Эләк­тек, мин әйтәм. Бала­ларым­ның бервакытта да миңа шел­тә белдер­гәннәре юк. “Туры эфир”га да бергә-бергә чыгабыз әле.

– Ринат та тиздән өйләнә, туй итәргә җые­насыз. Кода-кодагыйлар блогерлар гаиләсен ничек кабул итте соң?

– Казанда 14 июльдә туйлары була, Аллаһ боерса. Илүзәнең әнисе вафат, авыр туфрагы җиңел булсын! Әтисе риза булып бирде, без бит, блогер дигәч тә, әллә кемнәр түгел, гел телефонда гына да утырмыйбыз. Никахта, мәсәлән, кулга да алмадым телефонны.

Чулпан Гарифуллина, Ватаным Татарстан

Бәйле