«Сәлам юллыйм»ны алып баручы Фәридә Төхвәтуллина гаиләсен нинди тәм-том белән сыйлавын сөйли

-- Лэйсирэ

ТНВ каналында күплә яратып карый торган «Сәлам юллыйм сиңа» тапшыруын алып баручысы, өч бала әнисе Фәридә Төхвәтуллина телеканал сайтындагы әңгәмәсендә аш-су серләре белән бүлешә.

— Гаиләмне тәм-томнар белән сыйларга яратам, ирем өчпочмак ярата, өлкән кызым — ит пәрәмәче, уртанчысы коймак, улыбыз ит шулпасын үз итә, әнием кыстыбый һәм кабак ашларымны мактап ашый. Барыбыз да яраткан борай белән ит бәлеше бик уңа.

Ә кунак килгәндә мин чүлмәктә ит пешерәм.

Аны башта яссы кисәкләргә турарга һәм, суган һәм башка тәмләткечләр салып, 1-2 сәгать салкын урында тотарга кирәк. Аннан алып, кара җимеш өстәп, чүлмәккә салырга һәм 1,5-2 сәгатьткә кайнар мичкә генә куясы кала, дип популяр тапшыру алып баручысы.

Фото: ТНВ

Бәйле