Лилия Муллагалиева әнисенең өендә клад таба [фото]

-- Лэйсирэ

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Лилия Муллагалиева туган ягы Актаныш районы Зөбәер авылына кунакка кайткан. Инстаграмыннан аңлашылганча, әнисе Зинфира апа белән пиннек тә бәйләгәннәр, җиләк сезонын да ачып җибәргәннәр. Клад та тапканнар, ахрысы.

Җырчының әнисенең туган йортында ниләр генә юк: сугыш чорыннан калган коштабак, 43 сумлык 1983 елгы тузансуырткыч, 1930 елгы комган һәм күмер үтүге — Лилия барысын да фотога төшереп, Инстаграмга куйган.

«Шаккатып карап утырабыз. Элеккеге әйберләрнең ныклыгы искитмәле. Ниләр генә юк! Музей!» дип яза җырчы.

Бәйле