Әгерҗелеләр 8 сутыйдан миллионлап акча алу серен ача [фото]

-- Лэйсирэ

Касайда яшәүче Әхмәдиевларлар гаиләсе узган ел сигез сутый мәйданда бакча җиләге (виктория) үстерү белән шөгыльләнә башлаган иде. Быел язга чыгуга алар, мәйданны арттырып, җиләкне тагын бер гектарда утыртканнар. Федераль программада катнашып откан 1,5 миллион сум грант акчасына киләсе елга мәйданны янә бер гектарга арттырачаклар, дип хәбәр итә Әгерҗедән Миләүшә Ягъфәрова.

СИГЕЗ СУТЫЙДАН БАШЛАНГАН ЭШ

Альберт–Әминә Әхмәдиевларның Казанда IT-лицейда укытучы булып эшләүче өлкән уллары Айнур һәм Ислам университетында белем алучы төпчекләре Искәндәр җәйге ял вакытында елның-елында йөзәр баш каз үстереп азмы-күпме керем ала торган булганнар. Узган ел Яшел Үзән районында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән танышкач Айнурда да әлеге эш белән мавыгу теләге туа. Голландиядән “Хоный“, “Альба“, “Еви-2“ сортларын кайтарталар. Җиләк үстерү технологиясен өйрәнеп эшкә керешәләр. Озын-озын түтәлләр ясыйлар, аның астына сугару җайланмасы урнаштыралар, эшкәртелгән туфрак өстен кара пленка белән каплыйлар. Араларын утызар сантиметр калдырып өч мең төп җиләк үсентесе утырталар.

— Җиләкне күчергәч, бер атна күп итеп су сибәргә кирәк. Аннан торбалар аша тамчылап сибелгәне дә җитә, – ди Айнур.

Узган ел “Еви-2“ сортыннан ике тапкыр уңыш җыялар Әхмәдиевлар. Гомумән, сигез сутыйдан җыелган җиләкне сатып аны үстерүгә киткән чыгымнарны каплыйлар. Көз көне туганнары ярдәме белән меңәрләгән мыекчаны аерым утырталар. Сигез сутый мәйданчык янындагы шуның кадәр үк участокны эшкәртеп, өч мең төп үсентене күчерәләр. Бүгенге көндә шушы 16 сутый җирдән көн саен дистәләгән кило җиләк җыялар Касай уңганнары.

— Әлегә иң күбе бер көнгә сиксән кило җиләк җыйдык, – ди Альберт абый.

Тәмле, сусыл, чип-чиста викторияләрне Сарапулга озаталар. Анда үзләренең сатып алучылары бар. Күрше-тирә авыл халкы да Әхмәдиевлар йортына тузан төшерми. Җиләкләрне мактый-мактый алып китәләр. Сезон башланганнан бирле 500 кило җиләк саткан бу гаилә.

БЕР СЕЗОНГА – ДҮРТ ТАПКЫР УҢЫШ

Айнур белән Искәндәр ирешелгәннәрдә генә туктап калучылардан түгел. Бу очракта да ничек тә җиләк мәйданын арттыру турында хыялланалар. Ниһаять, инвестор табыла. Үзләренең өйләре яныннан кул сузымында гына бер гектар җирне алу бәхетенә ирешәләр һәм биредә иртә яздан эш башлыйлар Әхмәдиевлар. 230 метрлы биш теплицаның конструкциясен Ижауда яшәүче үзебезнең район егетләре җыялар. Аның өстен пленка белән яба да башлаганнар. Су сибәр өчен скважина да казыганнар. Әлбәттә, кызу эш чорында эшче куллар да ялларга туры килгән. Унлап хатын-кыз сигез көн буе җиләк үсентеләре күчергәннәр. Биредә хәзер Әлмәттән кайтыртылган “Монтерей“, “Еви-2“, “Санандрес“ һәм башка сортлар үсеп киләләр.

— Барлыгы 40 мең төп җиләк утыртылды. Беренче җиләкләрдән авыз итеп карадык инде, – ди хуҗабикә Әминә апа.

Ә барлык эшләр биш миллион сумга төшкән.

— Җиләк уңышы белән сөендереп, сату яхшы гына барса, чыгымны өч ел эчендә капларга тиеш без, – ди Айнур.

— Иртә яздан әлеге теплицаларны пленка белән төреп алырга планлаштырабыз. Шул очракта бер сезонга дүрт тапкыр җиләк уңышы алачакбыз. Һәм без моңа бик өметләнәбез, – дип әңгәмәгә кушыла Искәндәр.

ГРАНТЛЫ ДА БУЛДЫЛАР

Безнең районда җиләк үстерү белән шөгыльләнә башлаган бердәнбер гаилә Әхмәдиевлар. Теләкләре изгедән, планнары зурдан булган бу тырыш егетләргә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллинның, аның урынбасары Ленар Сабировның да ярдәмнәре зур була. Алар тәкъдиме белән “Әхмәдиев“ крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештыралар һәм яңа эш башлаучы фермерлар өчен федераль программа буенча бәйгедә катнашалар. Егетләргә бәхет елмая: алар җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча 1,5 миллион сум грант оталар. Гаилә башлыгы Альберт абый әлеге суммага сертификатны Лаешта узган “Кыр көне“ндә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан ала.

— Министрның фермерларга карата “сез – авылның яшәү рәвешен саклап калучылар, аның нигезен тәшкил итүчеләр. Сез – авылның бүгенгесе һәм киләчәге“ дигән сүзләре күңелемә бик тә хуш килде. Без дә бер генә урамлы, кырыкка якын хуҗалыгы гына булган кечкенә авылыбызны яшәтү өчен кулдан килгәнчә тырышабыз. Әнә бит, Казанда төпләнеп калу мөмкинлеге зур булса да, Айнур белән Искәндәребез авыл дип янып яши. Мал тоту, кош-корт үстерү белән генә шөгыләләнеп калмыйча, үзләренә яңа шөгыль дә таптылар. Без моңа сөенәбез генә һәм аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, – ди Альберт абый уллары белән горурланып.

Әлеге грант акчасына егетләр янә бер гектар мәйданда җиләк үстерү турында хыялланалар. Анысының эшен киләсе язда башлаячаклар.

— Анда җиләкләрне ачык грунтта үстерәчәкбез, – ди Айнур.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотолары.

Бәйле