Өч бала әнисе Ләйсән Гыймаева күп балалы ана булуы турында дәүләт таныклыгы алган. Инстаграмда ул укучыларыннан бу таныклыкның нинди ташламалар бирүен сорап язган иде. Җаваплар озак көттермәгән:
– Балалар бакчасына чират тизрәк килеп җитә һәм айлык түләүнең 50% кире кайта
– Моның белән зоопарк һәм музейларга бушка кереп була
– 3-4 елдан соң 6 сутый җир бирәләр
– Скоро электричкада һәм шәхәр транспортында бушка йөри алачаксыз
– “Батутный центрлар”да 50% скидка
– Кайбер кибетләрдә ташламалар, мәсәлән: мәктәп формасы бушка
– Казанда бушка бер парковка урыны “оформлять” итеп була
– Путевкалар, балалар лагере бушка каралган икән.
Хәзер инде Ләйсән бу льготаларны чыннан да кулланып буламы дип баш вата.