Мөслимә Латыйпова бизнестан китүе турында: Бәхетле — минем өем, аның өчен көрәшәчәкмен

-- Лэйсирэ

«Бәхетле» сәүдә кибетләре челтәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова топ-менеджерлар составын яңартып, яңа команда туплый. «БИЗНЕС Online»га биргән интервьюда эшмәкәр үзенең бизнестан китүе турындагы гайбәткә мөнәсәбәте хакында сөйләгән.

— Матбугат чараларында үземнең бизнестан китүем турындагы язмалар пәйда булуны бик авыр кичердем. Имеш-мимешләр таралуына компаниябезнең ябык булуы сәбәпчедер дип уйлыйм. Булачак үзгәрешләр хакында сатып алучыга сөйләп тору мөһим түгел дип уйладым. Кадрлар алмашынуы безгә генә кагыла торган нәрсә бит. Топ-менеджментның алышынуы бизнеста гадәти күренеш. «Бәхетле»дә кадрлар 20 ел дәверендә алышынмады дияргә була. Хәзер бу эшкә җитди алындык, дип сөйли бизнес-леди.

— Йорт ризыклары әзерләп сату супермаркеты буларак, «Бәхетле»нең концепциясе үзгәрми. Яңалыкларга килгәндә, алар җитәкче кадрларга кагылып, генераль директорның беренче урынбасары исеме башкарма директор итеп үзгәртелүгә кайтып кала. Вазыйфасында шул ук функцияләр сакланачак. Топ-менеджерлар составына базарны белүче яшьләрне тупладык. Бүген футбол темасы бик актуаль. Мин дә бүген футбол тренеры кебек яңа команда җыйдым. Үзегез беләсез, һәр эштә яңа караш, яңа тәҗрибә кирәк: мәсәлән, бүген «Магнит» челтәрен «Пятерочка» кешесе, ә «Пятерочка»ны — «Магнит» кешесе җитәкли. Безне күпләр кабатларга тырышып карады, ләкин без базарда элеккечә уникаль булып калабыз. Bentley белән Mercedesны беркем дә кабатлый алмаган кебек безне дә кабатлый алмыйлар.

«Кибетнең төп эксклюзивы нәрсәдә» дигән сорауга Мөслимә ханым көлеп “Миндә!” дип җавап бирә.

— Мин 20 ел дәверендә компаниянең башында торам — бу минем интеллектуаль милкем. Мине беркем дә эштән куа яисә вазыйфамнан азат итә алмый. Шуңа күрә матбугат чараларында язылган гайбәт сүзләре дөреслеккә туры килми. Тагын бер әйтәм: «Бәхетле» — минем өем, минем балам, минем гаиләм. Әлбәттә, мин аның өчен көрәштем, көрәшәм һәм көрәшәчәкмен.

Фото: БИЗНЕС Online

Бәйле