Казанда баланы машина таптый [видео]

13 июль Казанның Кол Гали урамында, җәяүлеләр сукмагына самокатта килеп чыгучы баланы машина таптый. Руль артындагы кеше аны шундук күрми, бала гәүдәсе машина астына кергәч тә хәрәкәтен дәвам итә. Әни кеше арттарак бара, халык җыела. Өч яше дә тулмаган сабый күлмәктә туа, исән кала, бераз гына җәрәхәт ала, ди бу хәлне белгән чыганаклар.

Бәйле