Булат Бәйрәмовның Ләйсәнгә күп балалы гаилә статусын раслаучы таныклык биргәнгә кәефе китә

-- Лэйсирэ

Кичә өч бала әнисе Ләйсән Гыймаева күп балалы ана булуы турында дәүләт таныклыгы алган дип яздык. Инстаграмда ул укучыларыннан бу таныклыкның нинди ташламалар бирүен сорап, бу льготаларны чыннан да кулланып буламы дип баш вата. Ләйсәннең ире — танылган татар шоумены, диджей, күптән түгел генә өч бала әтисе булган Булат Бәйрәмов моңа карата мөнәсәбәтен белдергән.

— Документлар бирергә кем бара — шуңа бирәләр. Ләйсән барган иде, аның фотосын ябыштырганнар, — дип бик белдекле кыяфәт чыгарып сөйли башлаган иде Булат та, янәшәсендә тормыш иптәше дә басып тора икән, дип яза Идел. Ләйсән ирен шунда ук төзәтте: «Ир-атныкын ябыштырмыйлар». Бу сүзләрдән Бәйрәмовның кәефе китте бугай, «Гаделсезлек бит бу. Минем дә таныклык күрсәтеп йөрисем килә бит. Әнигә дә, әти кешегә дә бирелергә тиештер ул» дип белдерде.

— Ниндидер ташлама-льготалар бирү-бирмәве хакында белмим әле. Шунысын беләм: олы кызга 18 яшь тулгач та, «күп балалы әти яисә гаилә» статусы бетә.

Билгеле булганча, Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева гаиләсендә өченче кызлары 17 май көнне туды. Ул чакта Булат үзенең аккаунтында шатлыгыннан «бүгеннән мин 3 кыз әтисе. Таңсылу, Зифа һәәәәәәм…Зәйнәп» дип язып куйды.

Фото: инстаграм

Бәйле