Башка ялгыш эләккән пычак, яки барып чыкмаган үтерү тарихы [булган хәл]

-- Лэйсирэ

Казанның Авангард урамында яшәүче 18әр яшьлек Фоат белән Руслан быел февраль аенда кичке якта этләре белән урамга чыга. Инде өйләренә керергә дип торганда, алар янәшә йортның беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән ялкын, төтен күреп ала. Әйтергә кирәк, битараф үтеп китми яшүсмерләр, подъезд төбендәге урындыкны томырып, тәрәзәне ваталар да эчкә кантарлы кар атарга тотыналар.

Ут шул тирәдә генә дөрләсә дә файдасы аз була моның. Шуңа күрә, домофоннан шалтыратып һәм ишекләрне шакып, 1-2нче катларда яшәүчеләрне аякка бастырырга туры килә. Алар арасында да ваемсыз булмаган кешеләр, сулы чиләк тотып зәһәр төтен баскан фатирга керүчеләр табыла. Ут сүндерүдә татлы йокысыннан сискәнеп уянган исерек хуҗабикә дә катнаша. Шуңа күрә бик тиз килеп җиткән янгынчыларга яңадан янып китү куркынычы булган кәнәфи һәм яраксызга әйләнгән башка әйберләрне тышка чыгарырга гына кала.

Аңкы-миңке хәлдәге 1979нчы елгы Юлия Сафина, тәрәзә ватык булгач, утны урамнан ыргыттылар дип сөйләнә. Янгын сүндерүчеләр исә эрегән электр үткәргечләрен дә, тәмәке төпчеге хакындагы фаразны да, башкасын да тикшерә. Ә бу вакытта якындагы «Промышленный» полиция бүлегендә хуҗабикәнең 40 яшьлек сөйгәне Сергей Блохин ошбу мәсьәләгә тулы ачыклык кертеп утыра: йөрәк януларына түзә алмыйча фатирга ут төртүен һәм шушы ысул белән «хыянәтче» хатынны төтенгә тончыктырып үтерергә ниятләвен, нык исерек булса да, бик тә эзлекле итеп сөйләп бирә.

Инде ошбу ир-ат белән якыннанрак танышу ниятеннән аның үткән тормышына кыскача тукталыйк та, иң әүвәл, С.Блохинның моңа кадәр дә дүрт мәртәбә хөкем ителеп, сигез елдан артык гомерен колониядә уздыруын әйтик. Аның ут белән шаярырга хирыслыгы да күзгә ташлана. Питрәч район суды тарафыннан 2006нчы елда чит кеше мөлкәтен яндырып юк иткән өчен 3 елга утыртылган, 2012нче елда тагын шундый ук явызлык эшләп, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм 10 ай элек кенә иреккә чыккан ул.

1978нче елда Питрәч районының Белкино авылында туган, Алабугада үскән Сергей 9нчы сыйныфны тәмамлагач та өеннән чыгып китеп, әйтүенә караганда, дуслары, танышлары янында яшәгән. 20 яшендә өйләнеп, малае да туган аның. Тәрҗемәи хәлендә 2006нчы ел вакыйгаларга бай. Шул елны, чит ирләр белән чуала, дип, хатыны белән аерылышкан, хәзер улының армиядә хезмәт итүен бары тик ишетеп кенә белә, алар белән аралашмый. Эчкече буларак наркология диспансерына исәпкә куелуы, урлаган һәм явыз хулиганлык кылган өчен беренче тапкыр хөкем ителүе дә 2006нчы елга туры килә.

Дөрес, ул чакта төрмәдән котыла ул һәм Казанда кечкенә кызы булган Юлия Сафина белән танышып кавыша. Әлеге ир белән хатынны бергә яши дип әйтүе кыен, чөнки С.Блохин туктаусыз төрмә юлын таптый. 2015нче елда хат аша танышкан бер татар кызы белән колониядә никахын да терки әле. Әмма аның белән очрашуларга килеп йөргән хатын ул иреккә чыкканчы араны өзә. Ә Юлия Сафина кабул итә аны. Очраклы вак-төяк эшләр башкарып, башлыча ярдәмчесез карт-карчыклар йомышын үтәп аз-маз акча табып яшәүче көнлекче хатын, күрәсең, ир кеше терәк булыр дип өметләнә. Әмма бергәләп эчүдән башкага ярамый Сергей. 2018нче елның февралендә Ю.Сафинаның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 600 мең сум тәшкил итә. Ут һәм газны бары тик балигъ булмаган кызы пропискада торганга күрә генә өзмиләр. Әни кеше инде өлкән сыйныфларда укучы баласын берүзем тәрбиялим дисә дә, ул күбрәк туганнарында тора, сәрхушләр янында яшәү мөмкинлеге юк чөнки.

Айнымасларның этле-мәчеле торуы гаҗәп түгел. С.Блохин, элеккеге елларда шикләнерлек сәбәп чыгармый иде, соңгы вакытта башкалар белән чуалуы нык сизелә башлады, дип, хатынны гаепли. Әлеге фаразларның ни дәрәҗәдә нигезле булуын тәгаен ачыклавы кыен, шуңа күрә ир белән хатын сөйләгәннәр буенча фикер йөртергә туры килә. Сергейның әйтүенә караганда, 19нчы февральдә ул чүп чиләгендә уйнашлык кылганда кулланыла торган «саклану чарасы» күреп ала. Ләкин ул көн, әрләшә-талаша аракы эчү белән узса да, хәвефле тәмамланмый әле. Ир кеше никадәр генә әйттерергә тырышса да, исерек хатын гаебен танымый, аны өйдән куа, ахыр чиктә, бу хакта сөйләшәсе килми, дигән булып, йокы бүлмәсенә кереп йокыга тала. Гарьлегеннән шартларга җитешкән Блохин калган аракыны йоткалап, хыянәтчедән үч алу планнары кора. Бер мәлне кулына пычак та ала, ләкин, исерек булса да, шикнең үзенә төшәсен чамалый һәм явыз ниятеннән баш тарта.

Иртә белән ул торганда хатын чыгып сызган була инде. Караңгы төшкәч кенә лаякыл исерек килеш кулына бер ярты тотып кайтып керә ул. Шул аракыны икәүләп эчеп утырганда, көнне ашамыйча хәмер чөмереп үткәргән Сергей тагын «допрос» оештыра. Хуҗабикә аның алдында җавап тотмый, билгеле, әйберләрен җыеп чыгып китәргә куша. Ул көнне кем янында «кунакта» булуын тикшерүчегә дә белдерми хатын, ә менә ир затына хыянәт итүен әйтеп сала һәм алпан-тилпән бүлмәсенә кереп «сүнә».

Әлеге эшне алып баручы тикшерү комитетының Идел буе районы бүлегендә Лилия Хәлиловага биргән күрсәтмәсеннән күренгәнчә, чыгырдан чыккан С.Блохин хатынны үтерергә дигән ныклы карарга килә. Черем итеп, бераз айный төшкәч, исерек хатын үз саксызлыгы корбаны булган дигән нәтиҗәгә килердәй үч алу ысулын уйлап таба. Юлия Сафина изрәп йоклап яткан бүлмә ишеген ачып куеп, залдагы тәрәзә пәрдәсенә ут элдерә. Ул тирәдән ерак китми сәрхуш, максатының тормышка ашуына инанасы килә. Гадәттән тыш тиз килеп җиткән янгынчылар һәм ашыгыч ярдәм машиналарын да күрә, утның хәвеф-хәтәрсез генә сүндерелүен, ягъни хатынның исән икәнен һәм һичшиксез аңа төртеп күрсәтәчәген аңлый да, полиция бүлегенә кереп тәүбә итәргә була.

Җинаять эше аңлы рәвештә кеше үтерүгә омтылыш ясау һәм чит мөлкәтне юк итү очраклары буенча кузгатыла. Беренчесен таный Сергей, андый ниятем булмады, дип, икенчесен генә кире кага. Ю.Сафина исә үзенә китерелгән матди зыянны 22900 сум дип исәпләп чыгара. Район суды авыр җинаять кылуда гаепләнүче С.Блохинны сак астына ябарга карар бирә.

Ахырына кадәр җиткерелмәгән мондый явызлыклар, чынлыкта, кеше үтерүгә тиңләнә, чөнки зарар күрүче җинаятьчегә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында гына исән калган, дип санала. Ә бу очракта 38 яшьлек Ю.Сафинаны ике яшүсмер малай коткарган булып чыга.

Психиатрик экспертиза Сергей Блохинны үз-үзен кулда тотарлык акылга камил зат дип тапса да, аның бу гамәлләре эчә-эчә ни кылганын да аңламаслык хәлгә җиткән кеше ахмаклыгы икәне бәхәссез. Моның өчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк аңа.

УТЛЫ ҮЧ

Биләрдә бергә эчкән авылдашы һөҗүменә дучар булган 60 яшьлек абзыйның исән калуын да могҗизага тиңләргә кирәк. 1971нче елгы Юрий Сафонов аның чигә-маңгай тирәсенә берничә тапкыр пычак белән кадый, нәтиҗәдә баш миенә кан сава, баш сөяге сына һәм башка куркыныч зыян китерелә. Ул гына түгел әле, республика клиник хастаханәсендә операция ясаганда нейрохирург Ю.Акчурина аның башыннан сынып калган пычак очы ала. Әлеге очлы әйбер 1957нче елгы В.Ивановны үтерүгә омтылыш ясау очрагы буенча кузгатылган җинаять эшенә төп дәлил итеп теркәлә.

Бу кадәр зыян китерү эзсез калмый, билгеле. Владимирны өлешчә паралич суга, сырхауханәдән өенә кайтканда ул мөстәкыйль рәвештә йөри алмый, авырлык белән сөйләшә. Шөкер, тора-бара хәле яхшыра төшә, әмма узган елның 4нче ноябрендә «Биләр» кулланучылар җәмгыятенең кайнар цехында, төгәлрәк әйтсәк, икмәк пешерү бинасында булган хәлләрне бөтенләй диярлек хәтерләми. Ләкин әлеге җинаять эшендә шаһитларга кытлык юк. Канлы вакыйганы икмәк салучы ике эшче хатын-кыз күреп тора. Ю.Сафонов күрсәтмәләре дә алар сөйләгәннәрдән аерылмый.

Юрий «Биләр»дә шофер булып эшли, ГАЗель машинасында сәүдә нокталарына икмәк-күмәч ташый. Хезмәттәшләре аның турында начар сөйләми, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара, диләр, ләкин моның эчмәгән вакытында гына шулай икәнен искәртәләр. Нәкъ шул хәмергә хирыслыгы аркасында 17 ел бергә яшәгән хатыны белән аерылышкан, өч баласыннан инде 4 ел аерым яши.

Соңгы вакытта эчмичә әйбәт кенә эшләп йөри ул. Таныш-белешләр аның эчкечелектән кодлаштырылуын әйтә. Мәгълүм булганча, мондый кешеләр авызына бер тапкыр аракы эләгү белән йөгәннән ычкына. 4нче ноябрьдә ул Чистайдагы апасы йортында әтисе елын уздыруда катнаша һәм эчүдән тыелып кала алмый. Салмыш килеш Биләргә кайткач, кибеттән бер ярты алып чыга да, шул ук җәмгыятьтә каравылчы булып эшләүче Ю.Ивановка әтисен искә алырга тәкъдим итә.

Ирләр Юрийның эш урыны – пекарня сакчысы өстәле артында сыйлана. Беренче шешә бушагач, икенчесе алып керелә. Алдан бар да күңелле генә бара, сәрхушләр дустанә аралаша, икмәк пешерүче теге хатын-кызлар белән шаярыша. Әмма алар исергән саен вәзгыять кискенләшү куркынычы да көчәя. Алдан бер тапкыр бәргәләшеп алулары хәвефле тәмамланмый. Хатын-кызлар кычкыра башлагач, тегеләр тынычлангандай итеп, тәмәке тартырга чыгып китә, кергәч, яңадан сыйланырга керешә.

Икенче бәрелешне хатын-кызлар гына туктата алмый инде. Тегеләр акырып-бакырып сугыша башлагач, яшьрәге куркудан урамга ук чыгып кача, ә 1963нче елгы Светлана Новикова Сафоновка барып ябышып та карый. Әлбәттә, алыптай ир-атны туктата алмый. Иван гөрселдәп идәнгә ава, Сафонов чыгып тая. Светлана аның ни белән сукканын күрми калдым, ди. Аңа һәм урамнан кергән икенче хатынга Иванов Сафоновның үзенә чәнчүен, хәтта башында пычак калуын да пышылдап диярлек әйтә дә, аңын җуя.

Ашыгыч ярдәм Биләрнең үзендә булганга тиз килеп җитә. Фельдшер Ивановның башындагы кечкенә генә киселгән яраны эшкәртә, чәчен кыркып, бәйләп куя. Ул чакта күгәргән-шешкән урыннар арасындагы шушы җәрәхәт эчендә пычак очы бар дип берәү дә уйламый әле. Бу Казанда гына ачыклана. Ләкин моны Ю.Сафонов бик яхшы белә. Камыр кисә торган агач саплы эш коралы белән башка сукканнан соң, аның сынуын күрә, очы эчтә калуын да төшенә ул. Үтерү коралын өенә кайтышлый, күпердән елгага ыргыта.

Әлеге фаҗиганең телгә алырдай сәбәбе юк. Сафонов аңлы рәвештә кеше үтерергә керешүен өлешчә генә тануын белдерә, ягъни андый ниятем булмады, пычак Иванов башына ялгышлык белән эләкте, дип аклана. Суд аны барып чыкмаган үтерүдә гаепле дип табып, 6 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Наил ВАХИТОВ,

Казан – Алексеевск – Казан, Безнең гәҗит

Бәйле