Эссе көннәр өчен менә дигән катык рецепты

-- Лэйсирэ

Хәзерге эссе көннәрдә сусауны басар өчен менә дигән рецепт тәкъдим итәбез! Татар халкының иң популяр сөт ризыгы — катык. «Аша син катык, китәрсең катып!» — дигән сүзләрне ишеткәнегез бармы?!

Катык кайнатылган сөтне әчетеп эшләнә. Кайнатылганда сөт парга әйләнгәнгә күрә катыкның майлылыгы югары була (мәсәлән, кефир белән чагыштырганда). Еш кына төс кертер өчен чөгендер яки чия суы кушыла.

ӘЗЕРЛӘҮ:
Аертмаган сөтне, кайнатып суыталар, өстенә аерым савытта әйбәтләп болгаткан оеткы (салкын катык) салалар. Аннары сөтне болгаталар һәм, селкетмичә генә, савытны җылы әйбер белән төреп куялар. Бүлмә җылы булса, 6-8 сәгатьтән катык әзер була, аны салкын урынга куялар.

Катыкны чөгендер яисә чия белән дә оеталар. Юган чөгендерне пешереп әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар; чиянең башта төшен алалар, аннары кашык белән изәләр. Чөгендерне кайнар сөткә оеткыга кадәр салалар.
Катык тәмлерәк һәм туклыклырак булсын өчен, оеткы белән бергә, сөткә бер стакан каймак та салырга була.

Катык ачырак, яисә төчерәк булырга мөмкин. Төчерәк катыкны үзен генә ашыйлар, ачырак катыкны ашка каталар.

1 литр сөткә 100г оеткы.

Бәйле