Аллаһны зикер итү олы гыйбадәтләрдән санала, чөнки ул үз эченә башка күп гыйбадәтләрне ала. Мәсәлән, намаз зикерсез буламы? Юк. Аллаһы Тәгалә “Таһа” сүрәсендә: “Мине зикер итәр өчен намаз укы”, – ди. Коръән уку зикерсез буламы? Юк. Коръәннең бер исеме дә “Зикер” дип атала.
Хаҗ гамәлләребез, уразаларыбыз, догаларыбыз, истигъфарларыбыз зикерсез була аламы? Юк. Аллаһы Тәгалә “Гыймран” сүрәсендә: “Гакыл ияләре булган иманлы кешеләр басып торган, утырган яки яткан килеш булсынмы, һәрхәлдә, Аллаһны зикер итәрләр”, – ди. Рамил Юныс белән зикер итү турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.
– Зикер кылган кеше үзгәрә, дисез. Бу ничек була?
– Күп зикер кылганда калеб пакьләнә, кеше икейөзле булмый, тугрыга әйләнә. Андыйларны һәммәбез ярата. Шуңа да балаларыбызны кечкенәдән зикер кылырга өйрәтеп үстерсәк иде. Калебебездә күп төрле авырулар бар бит, аларны рухи сырхаулар, дибез. Бу чирләр физиологик чиргә караганда дәвалауга авыр бирешә һәм билгеләре дә күренми. Тәкәбберлек, чиктән арткан көнчелек, ялганлау, явызлану, канәгатьсезлек, тормышның нигъмәтен аңлый белмәү, шөкер итмәү – барысы да адәм баласының тормышына тискәре йогынты ясый, ул бернидән канәгатьлек хисе тапмый, шатланмый башлый. Тәкәбберлек тә хәтәр авыру. Кем дә кем, тәкәбберләнеп, үзен Аның урынына куярга тели, Раббыбыз зур газап бирә. Җир йөзендә җинаятьләрнең җитмеш проценты көнчелек сәбәпле кылына. Боларның барысыннан да ышанычлы дәва – зикер кылу. Адәм баласы зикер иткән саен, әлеге чирләр аның калебендә әзәйгәннән-әзәя.
Мәкхүл ибн Габдулла дигән галим: “Аллаһы Тәгаләне зикер итү – шифа. Кешеләрне искә алып йөрү – авыру”, – ди. Гайбәт сөйләп утырабыз һәм шул рәвешле калебебезгә авыру салабыз. Кеше тикшергәнче зикергә күчсәк, калебебез шифа табар һәм дәваланыр идек.
Бүген безнең калебләр ташка әйләнеп бара. Андый бәндә бернинди изгелек кылмый, аның бернинди хәерле максаты юк, башкаларның хәлен белми, үз дөньясында яши бирә. Зикер менә шундый таштай каткан йөрәкләрне дә дәвалый. Бервакыт 20 ел төрмәдә утырып чыккан кеше белән аралашырга туры килде. Вәгазь сөйләгәч, Коръән укыгач, ул: “Миңа тәүбә бармы?” – дип сорады. “Иманга килеп, мөэмин хәлеңдә тәүбә ит”, – дидем. Шулай эшләгәч, үкереп елады. Йөрәгеннән әллә ниләр чыкты.
Хәзер инде бу ир – мәчет карты, ихлас күңелдән намаз укучы. Кайчак әти-әни, әби-бабай: “Балаларның колагына бер сүз керми, әйткәнне аңламый”, – диләр. Андый вакытта бергә-бергә зикер кылырга кирәк.