Йорт тирәсен, бакча, хуҗалыкны еланнан саклауның 9 юлы [видео]

Зоологлар раславынча, елан кешегә беренче булып сирәк һөҗүм итә. Әмма бу бик аз кешене тынычландырыр. Бакча, ишегалдында елан булырга мөмкин икәнен белгәннән соң кем генә тынычлап яши алыр. 

? Кибетләрдә сукыр тычканны куркыта торган җайланмалар сатыла. Аларны еланнар да өнәми.

? Елан салкынча, караңгырак урынны ярата. Шуңа ул чолан астында, базга ояларга мөмкин. Мондый урыннарга керерлек булмасын.

? Еланнар ияләшмәсен өчен, бакчаны җыештырырга кирәк. Үләнне даими чабып торыгыз, чүп-чарны җыегыз, бакча коралларын теләсә кая ташламагыз.

? Елан тавышны яратмый. Бакчага кыңгыраулар (кытай кыңгыраулары бертуктамый чыңлап тора) элеп куйсагыз, еланнарны куркытачак.

? Елан керосин исен өнәми. Аңа 1:2 исәбеннән су кушып, бакча периметры буенча сибәргә. Аммофоска, гербицид, селитра яки нафталин эремәсе сибеп чыгарга да була.

? Сукмакларга, бакча кырыйларына коры гәрчич сибәргә була.

? Койма баганаларына кыштырдый торган әйберләр (кургаш, пленка һ.б.) элеп куегыз.

? Песи, керпе еланнардан коткара.

? Елан сарымсак исен яратмый. Аны түтәлдә генә түгел, берәмләп бакчаның төрле урыннарында үстерегез. Ул корткычлардан да коткара.


//Мәгълүмат Ирек мәйданы газетасының Вк битеннән алынды//

Бәйле