Җырчы Фәридә Тимербаевадан кайнатмыйча гына желе ясау сере

-- Лэйсирэ

Җырчы Фәридә Тимербаева җиләк җыюга мөкиббән. «Бу көннәрдә ялан-кырларга еш чыгам, — ди ул. — Вакыт иркенрәк булса, тагын да ешлатыр идем әле. Бу атнаның ял көннәрендә туган якларда ике концерт каралган.

Анда да җиләкле алан эзләмичә булмас. Әле җыйган җир җиләген блендерда изеп, аз гына шикәр комы салып, кышкылыкка туңдырам. Балалар, оныклар аны туңдырма урынына ашый, кибеттән сатып алганына бик исләре китми. Бакчада карлыган пешеп килә. Мин аны, әфлисун кушып, кайнатмыйча гына желе ясыйм», дип сөйли җырчы.

Фәридә Тимербаевадан кара карлыган желесы ясау тәртибе:

2 килограмм карлыган, 2 әфлисун, 4 килограмм шикәр комы алына.

Җимешләрне юып, тазартып, иттарткычтан чыгарырга кирәк. Әзер массага шикәр комын салып, кул яисә блендер белән писүк эреп беткәнче болгатырга. Шикәр эреп бетсә генә желе уңышлы килеп чыга.

Аны стерильләштерелгән банкаларга салып, калай капкач белән ябарга кирәк.

Инде оныклар үстерсә дә, үзе дә һаман җиләк кебек сакланган Фәридә ханымның җиләкле сый-хөрмәте белән безнең дә табыннар ямьле булсын, дуслар!

Кызыл Таң

Бәйле