Әгерҗедә хатыны ирен тураклап, бер ай бакчада саклый

-- Лэйсирэ

Татарстанның Әгерҗе районында 32 яшьлек хатын-кыз ирен үтерүдә гаепләнә. ProKazan.ru язуынча, полиция ир-атны 13 июньнән бирле эзләп, мәетен 10 июльдә таба.

Тикшерү версиясе буенча, талаш вакытында хатын-кыз ирен үтерә, аннан соң мәетен тураклап, бер ай буе бакчасында яшереп тота.

Гаепләнүче хатын тоткарланган. Тикшерү һәм җинаять эше дәвам итә.

Фото: pixabay.com

Бәйле