Күгәрчен авылы урманы «мөгез чыгара» [фото]

-- Лэйсирэ

Балык бистәсе районы Күгәрчен авылы урманында җиләк җыючылар поши мөгезләренә тап булганнар. Энҗе Мөхәммәтҗанова әлеге күренешне инстаграм битенә куярга да өлгергән.

— Без бу урманнан ничә ел инде җиләк җыябыз, ләкин андый бер нәрсә дә очраганы юк иде. Очраса да, агач дип кенә узып киткәнбездер. Мөгезләре табылгач, җәнлекләре очрамасын дип куркабыз хәзер, ди Энҗе.

Бәйле