Татарстанда инспектор үлем хәлендәге баланы коткара

-- Лэйсирэ

Түбән Каманың ЮХИДИ идарәсе инспекторы 15 яшьлек кызның гомерен саклап калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

15 июльдә ЮХИДИ инспекторы Радик Сәлимовка бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, 15 яшьлек кызының үлем хәлендә булуын әйткән.

ЮХИДИ хезмәткәре шунда ук кызга ярдәмгә ашыккан. Дәүләт автоинспекторы аңа беренче ярдәм күрсәткән, ә аның хезмәттәше – лейтенант Алик Гатауллин «ашыгыч ярдәм» чакырткан.

ЮХИДИ инспекторларының тырышлыгы бушка китмәгән – кыз аңына килгән. «Ашыгыч ярдәм» табиблары аны хастаханәгә алып киткән.

Татар-информ

Бәйле