Эчендә ике ел буе энә йөрткән хатын табиблардан 500 мең сум таләп итә

-- Лэйсирэ

Башкортстанда бер хатынның эченнән медицина энәсе алганнар. Ике ел элек ул операция кичергән, энә шул вакыттан бирле калган, дип хәбәр итә Башкортстанның Югары суд матбугат хезмәте.

Ике ел дәвамында эче һәм биле авырту сәбәпле, хатын янә табибларга мөрәҗәгать иткән. Магнит-резонанс томография үтәргә җыенганда аның эчендә металл предмет булуы ачыклана.

Шуннан соң пациентны рентген аппараты ярдәмендә тикшереп, эчендә энә ятуын ачыклыйлар.

Хәзерге вакытта энәне хатын корсагыннан алганнар. Ул судка биреп, шәһәр хастаханәсеннән  500 мең сум компенсация таләп итә.

Фото: pixabay.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий