Аны Бөекбритания һәм Канада көтә: Татарстанда юрист эшен курчакларга алыштыра

-- Лэйсирэ

Эльза Сәгыйрова мөселман курчаклары ясый. Аның уенчыклары сыйфат ягыннан әллә каян аерылып тора, Италия материалларыннан гына эшли. Клиентлар да яхшыны сизә: Эльза заказларны дөньяның кайсы гына читеннән алмый! Хәзер Бөекбританиягә һәм Канадага җибәрергә дип сүрәләр һәм намаз догалары укый торган курчаклар әзерләгән чагы. Алла боерса, шушы арада юбилей – меңенче курчагын ясаячак ул.

– Эльза, беренче курчагыңны кайчан ясадың? Моңа нәрсә сәбәпче булды?

– Мин белемем буенча юрист. Ләкин суд мәшәкатьләре белән йөрү, законнар барлау күңелемә рәхәтлек бирми иде. Беренче балам малай булгач, өйдә курчаклар белән эш итмәдек. Ләкин иптәш кызларымның балалары гел “Барби” курчагы белән уйный иде. Киемнәре сыйфатсыз, үзләре ярымшәрә, гәүдәләре килеш-килбәтсез – бигрәк ямьсез курчаклар! Иң кызганычы – аларга алмашка уенчык базарында мөселман курчаклары булмавы. Курчак ясау идеясе шуннан туды.

– Синең курчаклар Коръән сүрәләре, догалар, Аллаһы Тәгалә исемнәрен әйтә. Моның өчен кайсы баланың матур тавышын файдаландыгыз?

– Кечкенәдән дин кушканча киенеп йөргән, Коръән ятлаган, исламны өйрәнгән балаларга сокланам. Андыйларның әти-әниләренә афәриннән башка сүз юк.

Акчарлактан

Бәйле