Медицинада табиб хатасына кагылышлы яңалык кертмәкчеләр

-- Лэйсирэ

Медицина өлкәсенә чираттагы яңалык кертергә җыеналар. Тик медицина хезмәткәрләре моңа бер дә шат түгел. Яңалык дигәннәре – табиб хатасы өчен төрмәгә утырту мөмкинлеге бирә торган закон проекты.

РФ Җинаять Кодексында табибларны җаваплылыкка тарту хокукы бирә торган 8 маддә бар инде: 109нчы («Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү»), 118нче («Саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә зур зыян салу»), 122нче («ВИЧ-инфекция йоктыру»), 123нче («Законсыз рәвештә ясалма юл белән баланы төшертү»), 124нче («Авыруга ярдәм күрсәтмәү»), 235нче («Законсыз рәвештә медицина эшчәнлеге яки фармацевтик эшчәнлек алып бару»), 238нче («Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү яки эшчәнлек алып бару, шундый ук товарларны һәм продукцияне җитештерү, саклау, күчереп йөртү») һәм 293нче («Гамьсезлек») маддәләр. Административ хокук бозулар Кодексында да сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә карата кулланып була торган 7 маддә бар. Ләкин аларның берсе дә медицина хезмәткәрләренә генә кагылмый. Берсендә дә «табиблар хатасы» дигән сүз дә юк. Хәер, закон телендә «табиб хатасы» дигән термины да юк бит аның. Әлегә юк иде. Хәзер менә «табиб хатасы» дигәнне дә акка кара белән язарга телиләр.

«БӨТЕН ТАБИБЛАРНЫ УТЫРТЫП БЕТЕРЕРГӘ КИРӘК…»

«РИА-Новости» язуынча, Җинаять Кодексына 124.1 («Медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтмәү») һәм 124.2 («Медицина ярдәмен күрсәткәндә булган җитешсезлекләрне яшереп калдыру») маддәләрен өстәргә тәкъдим итәләр. Бу тема беренче тапкыр узган елның көзендә кузгатылган иде. Аннан соң бераз тынып тордылар. Һәм 2018нче елга аяк баскач, яңадан сүз кузгаттылар. Русия Тикшерү комитеты бу маддәләрне Җинаять Кодексына кертсеннәр өчен җан-фәрманга тырыша.

Табиб хатасы турында яңадан сүз башлауның сәбәбе бар, билгеле. Бу елның гыйнвар аенда Мәскәү шәһәр суды табиб гематолог Елена Мисюринага хөкем карары чыгарды. Тикшерүчеләр сүзенә караганда, 2013нче елда берәүнең сөяк җелегеннән биопсия алганда, Мисюрина аның кан тамырларына зыян салган, шуның аркасында авыру кеше үлгән. Суд Мисюринага ике ел төрмә җәзасы бирде. Бу хәл табибларда зур ризасызлык тудырды. Мисюринаны яклап, урам чараларына чыктылар, интернетта имзалар җыя башладылар. «Ул кеше Мисюрина ясаган процедурадан түгел, онкологик чире азынуы аркасында үлгән», – дип белдерделәр. Хәтта Мәскәү мэры Сергей Собянин да танылган гематологны яклап чыкты.

Апрельдә Елена Мисюринаны акладылар, хөкем карарын гамәлдән чыгардылар. Бүген ул Мәскәүдәге бер клиникада эшләвен дәвам итә. Ә «табиб хатасы» дигән сүз телгә кереп калды. Хәзер менә законга кертелү-кертелмәве хәл ителә.

Бу яңалыкка иң беренче булып кемнең каршы чыгуын чамалыйсызмы? Әлбәттә, медицина хезмәткәрләре үзләре. Кемдер эчтән генә ризасызлык белдерде, кемдер фикерен кычкырып ук әйтте. Медицина фәннәре кандидаты, невролог Павел Яковлевич Бранд дигән табибның фикере интернетта бик тиз таралып өлгерде. Менә нәрсә дип язды ул «Фейсбук»тагы сәхифәсендә: «Ятроген (медицина хезмәткәренең, ялгышлык белән, кешенең физик яки эмоциональ халәтен начарайтуы. – Авт.) җинаять? Сез нәрсә, ычкындыгызмы әллә? Нинди ятроген җинаять? Табиблар, җинаятьчел төркемгә берләшеп, урамнан узып баручы кешеләрне тотып ала һәм аларга кирәкмәгән операция ясап шаярамыни? Әллә инде кеше органнары белән сату итеп яталармы? Ә бәлки, махсус рәвештә дөрес түгел диагноз куя, дөрес түгел дәвалау курсы билгели, ә аннары, диванда сыра чөмерә-чөмерә, шул дөрес түгел диагноз куелган кешеләрдән көлеп утыра торганнардыр? Кемнең башына килгәндер бу термин, миңа бик кызык…

Табиб хатасы өчен җинаять җаваплылыгына тарту җәзасы кертү ахмаклык кына түгел, болай да көчкә-көчкә сулыш алып ята торган медицина системасына бик зур зыян салу да әле ул. Үз эшләрен эшләгәннәре өчен генә кешеләрне төрмәгә утыртырга ярамый. Табиблар эшләүдән туктаячак – шул гына…

Дөньяның бер генә илендә дә табибларны җинаять җаваплылыгы белән куркытмыйлар. Табиб хаталарын сөйлиләр: коллективта да, халык арасында да. Табиб хаталарыннан иминиятләштерәләр һәм, хаталар була калган очракта, компенсацияләр түлиләр. Ләкин хаталанган табиблар эшләүләрен дәвам итә, төрмәгә утырмый. Хата ясаган өчен табибны төрмәгә утыртасы икән, бөтен табибларны да утыртып бетерергә кирәк алайса. Күптән түгел мин бер кешене МРТдан караганда аның инсульт кичерүен күрмәдем. Бу – табиб хатасы. Миннән соң тагын ике тәҗрибәле табиб карады – алар да күрмәделәр. Бик катлаулы, типик булмаган очрак иде чөнки. Шулай да миндә шик туды һәм авыруны тагын бер табибка күрсәттем. Ул, ниһаять, дөрес диагноз куйды. Ә мине һәм миннән кала тагын ике табибны хәзер төрмәгә утыртырга кирәк булып чыгамыни инде?»

«Табиб хатасы» турындагы маддәләрне законга беркетәселәре килүнең тагын бер сәбәбе бар. Ул сәбәп кычкырып әйтелми, ләкин яхшылап уйлап карасаң, аңларга була. Соңгы елларда табиблардан зарлану очраклары артты. Ул ризасызлык социаль ихтыяҗга әйләнде. Ә ихтыяҗны канәгатьләндермәсәң нишли? Шартлый. Менә шундый «шартлау» булмасын өчен, Илбашының бер-бер чара күрергә кушуы ихтимал. Ул чара дигәннәре системаны үзгәртә торган реформа-мазар булырга тиештер дә бит, ләкин масштаблы реформа уздырып мәшәкатьләнгәнче (ә медицинаның бүгенге хәленә караганда, реформаның шактый зуры кирәк безгә), Җинаять Кодексына «табиб хатасы» турында берничә маддә өстәү җиңелрәк шул.

Ә системаның үзгәртерлеге бар. Әнә Санкт-Петербургта июнь башында бер төркем табиб эшеннән киткән. 15нче шәһәр больницасының анестезиология һәм ревматология бүлекләрендә барлыгы 19 табиб эштән китү турында гариза язган. Чөнки больницаның кредитлары күп булу сәбәпле, табибларның хезмәт хакын киметкәннәр. Бик күпкә киметкәннәр – 30-35 процентка. Системаның менә бу ягы да бар…

ПРОЕКТНЫ ХУПЛАУЧЫЛАР

«Табиб хатасы» турындагы законны көтүчеләр һәм хуплаучылар да бар. Алар – табиблар хатасы аркасында тулы канлы тормыш алып бара алмаучылар, туганда яки берәр авыртуны дөрес дәваламау нәтиҗәсендә инвалид калучылар. Табиб хатасы аркасында якыннарын мәңгелеккә югалтучылар. Рәсми статистикасы билгеле булмаса да, андыйлар күп. Андыйлар безнең янәшәдә: табиб исерек булу сәбәпле, гарип булып туган һәм гомерлек гарип булып калган кешеләр, дөрес диагноз куелмыйча гарип булып калганнар, дөрес препаратлар белән дәваламау аркасында гарипләнүчеләр яисә, гомумән, үлемнән бер адымда гына калган кешеләр… Табиб хатасы дип бәяләнерлек очраклар да адым саен. Йә сукыр эчәгесенә операция ясаганда, салмыш табиб авыртуның эчендә мамык онытып калдырган һәм берничә көннән әлеге авыру кабат операция өстәленә килеп эләккән. Йә, онкология дип, сау-сәламәт органны кисеп алганнар. Йә онкологиядән дәвалап, химия биреп ятканнар, ә кешедә сөяк чире булган һәм моны кеше үлгәч кенә ачыклаганнар… Ә операция вакытында кеше органнарын тотып фотога төшүчеләрне ничек бәяләргә? Күз йомаргамы?

Әле яңа гына булган бер очрак менә. Самарада табиблар бер баланы чит илдән кертелгән препаратлар белән дәвалаудан баш тартканнар. Бу хакта үзенең «Фейсбук»тагы сәхифәсендә «Кислород» дип аталган фонд директоры Майя Сонина язды. 11 яшьлек кыз үпкәләрне «ашый» торган муковисцидоз авыруыннан интегә. Һәм шәһәр больницасында аны инде өч ай дәвамында үзебездә җитештерелгән «Меронем» препараты белән дәвалыйлар икән. Тик бу антибиотик буылу өянәге барлыкка китерә, шуңа күрә аны чит илдә җитештерелә торган аналогына алыштырырга кирәк. Ләкин алыштырмыйлар, чөнки илдә «импортны үзебездә җитештерелгәнгә алыштыру» программасы бара. Больница җитәкчелеге һәм чиновниклар әнә шундый сылтау тапкан. Дәвалаучы табиб, кызның көн дә буылудан интегүен күреп, чит ил препаратын язар да иде, бәлки. Ләкин җитәкчелектән узып берни эшли алмый. Баланы күрәләтә торып үтерәләр. Әлеге язма газетага тапшырылганда Майя Сонина Сәламәтлек саклау министрлыгына чыгып, проблеманы хәл итәргә тырыша иде. Самара табибларын күндергәнче (яки өстән боерык төшкәнче) авыру бала көтеп тора алса ярый…

Ә менә мондый очракта нишләргә? Самара табибларын «Авыруга ярдәм күрсәтмәү» маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыргамы? Ләкин бит ярдәм күрсәтәләр. Стационар рәвештә дәвалыйлар. Дәвалый торган препаратлары гына кызга яраклы түгел. «Медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтмәү» маддәсен тагар идең, Илбашы үзе үк «импортны үзебезнекенә алыштырабыз» дип кабатлап тора. Аңламассың…

«ВКонтакте»да «Сез табиблардан канәгатьме?» дигән сораштыру игълан иткәч, Гөлүсә Шириазданова исемле бер укучыбыз үзе белән булган бер хәлне мисалга язды: «Каян килеп канәгать булсын инде… Моннан 5 ел элек Абхазиядә ял иткәндә улыбыз бик каты авырып китте. Баланы күтәреп, җирле больницага алып бардык. Дүрт сәгать эчендә системалар куеп, баланы аягына бастырдылар. Быел яз көне улыбыз тагын шул ук диагноз белән чирләп китте. «Ашыгыч ярдәм» чакырттык, ул больницага алып китте. Төнге 1нче ярты иде бу вакытта. Һәм безне, урын юк, дип, авыру бала белән кире кайтарып җибәрделәр. Үз шәһәребездә, үз илебездә бу». Менә монысы халык фикере.

Бу язма һич кенә дә табибларны гаепләү түгел. Шуңа күрә язма атамасында өтерне кая куярга белмәдек, укучы хөкеменә калдырдык та инде…

Узган 2017нче елда Русия Тикшерү комитетына табиблар хатасы турында 6050 мөрәҗәгать кергән. Ләкин барлык мөрәҗәгатьләр дә җинаять категориясенә кертелмәгән. Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко сүзләренчә, узган ел табибларга карата 1791 җинаять эше кузгатылган. 2016нчы елда җинаять эшләре ике тапкырга азрак булган

БГ СОРАШТЫРУЫ
Әлеге язманы әзерли башлагач, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә берьюлы ике сораштыру уздырган идек. Берсендә «Сез табиблардан канәгатьме?» дигән сорауны куйсак, икенчесендә «Ясаган хатасы өчен табиб җинаять җаваплылыгына тартылырга тиешме?» дип сорадык. Сораштыру нәтиҗәсе – фотоларда.

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Фото: pixabay.com

Бәйле