Тукай районында иң оятсыз фильмнарда гына күрсәтелә торган хәл була

-- Лэйсирэ

Җәйге озын көн кичкә авышкач, табигать кочагында озын-озаклап сыйланып утыра-утыра ялыга төшкән Нияз белән Гөлназ, шул тирәләрдә йөреп, оеган буыннарын язып килергә ниятли. Күл буеннан авылга таба атлап, ташландык корылмалар артына борылгач та иң оятсыз фильмнарда гына күрсәтелә торган хикмәтле күренешкә тап була яшьләр.

Болынлыкта маңгаен җиргә терәп авылдашлары Надежда йокы симертә, йөзтүбән капланган хатынның, аяк-куллары гәүдәсе астына җыелып бөкләнгән булганга, шактый күләмле арт саны туңкаеп, офыкка төбәлгән. Хәзерге заман өчен искитмәле хәл түгел монысы. Ләкин утыз яшьләрендәге ошбу марҗаның өстендә култык астына кадәр җыерылган ак футболкадан гайре кием-салым юк, димәк, сылу гәүдәнең ялангач өлешен чебен-черки талый, ә зәңгәр джинс чалбары белән чәчәкле трусигы, чүәкләре үлән арасында читтәрәк ята.

Әлеге тамаша ике кешенең эчә-эчә йомшый төшкән күңеленә бик тә авыр тәэсир итә. Надежданың аек чакта мөлаем булган чыраен чирәмнән аергач, аның сул күз төбе кара янып күгәргән, шешкән иреннәре канаган икәнлеге дә шәйләнә бит әле. Болар барысы да Нияз белән Гөлназда мескен Надяны кыйнаганнар, чишендергәннәр, көчләгәннәр дә ташлап киткәннәр дигән нигезле фикер вә борчулы-нәфрәтле уйлар тудырмый калмый. Әлбәттә, ыштансыз шешәдәшләрен үткән-сүткәннәр хозурына шул килеш калдырып китми алар. Шуңа күрә уяталар, торырга, киенергә ярдәм итәләр.

Нияз белән Гөлназның хәмер парлары тулы башкайларында ачулы уйлар кайный. Эш Надежданың күл буенда бергәләп күңел ачып утырган кеше булуында гына түгел. Ниязның очрашкалап һәм җае туры килгәндә яратышкалап йөри торган сөйгән яры ул. Әле бер-ике сәгать элек кенә куаклыктагы аулак урынга кереп, уйнашлык кылып чыга алар. Шулай булгач, теге явыз аның гүзәлен татыган, аның өлешенә кергән булып чыга.

Надежда аларга үзе белән ни булганын аңлатып бирерлек хәлдә булмый, төгәлрәге, исенә төшерә алмый. Әмма алар икесе дә моның күл буенда чәкештереп эчкән Андрей Горшков эше икәнен тәгаен белә. Чөнки Надежда, исердем, дип, авылга таба кузгалгач, күп тә үтми, балаларны карап киләм, дигән булып һәм башка сәбәпләр табып, 1986нчы елгы ир-ат та аның артыннан китә һәм шактый вакыт узгач кына табынга әйләнеп кайта. Кайда булдың, дигән һәм башка шундый сорауларга юньләп җавап бирми.

Бу сорауларны Гөлназ бирә аңа, чөнки А.Горшков аның законлы ире, өч яшендәге кече кызының атасы бит. Димәк, Надежда белән булган хәл аңа да турыдан-туры кагыла. Чөнки, колониядә эзләп табып өенә алып кайткан ире аңа хыянәт иткән булып чыга лабаса.

Андрей Горшков Самара ягы кешесе. Урлаган һәм һөҗүм итеп талаган өчен ике мәртәбә хөкемгә тартылып, өч ел ярым утырып чыга, ә 2007нче елда ике кешене үтергәне ачыкланып, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Тукай районында яшәүче һәм 2002нче елгы кызы да булган Гөлназ белән тоткынлыкта чакта «Классташлар» социаль челтәрендә таныша. Хатын-кыз Самарадагы колониягә очрашуларга килә, 2013нче елда шунда никахларын теркиләр. 2014нче елда уртак кызлары туа, ә 2016нчы елда иреккә чыккан Горшков Чаллы янындагы авылга кайтып, хатыны, баласы, үги кызы һәм кайнанасы белән бергә яши башлый, «Полимер» дигән җәмгыятькә эшкә урнаша, азмы-күпме акча эшли.

Карап торырга ярыйсы гына кебек яшәсәләр дә, бу авылда яшәүче бик күпләр кебек, алар тормышында да аракы-сыра күренекле урын тота. Кичтән кечкенә кызчыкның туган көнен «юалар», икенче көнне баш төзәтәләр. Парлашып кибеттән аракы алып чыккач, бер төркем сәрхушләр, шул исәптән безгә таныш Нияз белән Надежда һәм соңгысының әнисе белән очраша алар. Әйтүләренә караганда, подъезд төбендә 3-4 шешә аракы эчәләр. Шактый гына кызгач, арадан берәү күл буена барырга һәм мәҗлесне дәвам иттерергә тәкъдим итә. Хәмерне мулдан алып, ә капкаларга бернинди ризыксыз дүрт кеше яр буена барып «эшкә» керешә. Хәмер чишмәсе кибә башлагач, тагын кибеткә барырга туры килә аларга. Аракы-сыра елга булып ага, кыскасы.

Сәрхушләр мәҗлесе дустанә шартларда бара. Әлбәттә, Нияз белән Надежданың куаклыкта ни кылуын Горшковлар аңламый түгел. Күрәсең, Андрейның яшьрәк хатын-кызга нәфесе төшеп, анда, мин кемнән ким, дигән уй да туа. Шуңа күрә иярә дә инде ул лаякыл исерек «мәткә»гә. Әйтелгәнчә, аның ошбу гамәле Ниязның нәфрәтен уята һәм тыныч күл буенда давыл кубуына китерә.

Надежда белән Гөлназ килеп җиткәнче, кырын яткан Горшков янында ярсулы Нияз пәйда булып: «Надежданы нишләттең син?» –дип, тәҗрибәле төрмәчегә кимсетүле сүзләр ыргыта башлый. Бу инде чынлыкта ирләр сугыша башлаячак дигәнне белдерә, 13 ел утырып чыккан зат кимсетүле сүзләрне күтәрми чөнки. Бәрелешнең беренче өлеше әллә ни зыянлы тәмамланмый. Авыл халкы чүп ташлый торган чокырга мәтәлгән Ниязны үтеп баручы очраклы кеше өстерәп чыгаргач, ул яңадан һөҗүмгә күчә, ләкин Гөлназ арага кереп «янгын»ны сүндерә. Әмма ялкыны күренмәсә дә, Нияз күңелендәге ут пыскый һәм бер мизгелдән тагын гөртләп кабына.

Бу юлы бик хәтәр кылана ул, бушаган өч шешәне бер-бер артлы Горшковның башына сугып челпәрәмә китерә. Адәм баласын өнсез итү яисә үтерү өчен, гадәттә, шешә белән бер тапкыр тондыру да җитә. Ә менә Горшков бермәл һушсыз ята да, сикереп торып, теге сарайларга таба чаба, аннан күсәк тотып кире килә. Ләкин Ниязга эләктерә алмый. Шулай да сугыш чукмарларының икесенә дә бик нык эләгә. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Икенче көнне, утырып кайткан кешеләр өчен хурлык саналса да, Горшков полициягә барып, Нияз өстеннән гариза яза. Суд-медицина экспертизасы башына сугу нәтиҗәсендә аның сәламәтлегенә җиңел зыян китерелгән дип белдерә. Иң күп дигәндә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган маддә буенча җинаять эше кузгатыла. Нияз да тик утырмый, Горшковны җавапка тарту артыннан йөри. Табиблар анда да күп кенә күгәргән, шешкән урыннар саный, ләкин алар Ниязның сәламәтлегенә зыян китермәгән дип табыла.

Ләкин тиздән ирләрнең бу тарткалашуы арткы планга күчеп, әһәмиятен югалта төшә. Чөнки шушы мәшәкатьләр белән йөргән А.Горшковны полиция тотып сорау ала. «Көчләде», – дип, Надежда да полициягә мөрәҗәгать иткән булып чыга. Тагын ике көннән Тукай районы суды А.Горшковны сак астына ябарга карар кыла. Чөнки бу авыр җинаять санала.

Әлеге эштә зарар күрүче дип саналучы Надежда шушы авылда туып-үсә. Берничә ел Әлмәттә яши, 2017нче ел башында, язылышмаган ире үлгәч, Чаллыга кайтып, сатучы булып эшкә урнаша. Ләкин эчүе аркасында юньләп эшләми, туганнары аны Чаллыдагы шешәдәшләреннән аеру ниятеннән, өлкән яшьтәге әнисе янына авылга кайтаралар.

Ләкин бәхетле дуңгызның борыны гел тирестә була, дигәндәй, ул монда да үзе кебек дусларын да, хәмерен дә таба. Кичке якта лаякыл килеш кайтып керә дә ятагына түнә. Әнисе аның битендәге «бизәк»ләрне иртә белән генә күреп алып, сораша башлый. Шул рәвешле, сарайлар янында Горшковның Надеждага «бәйләнүе», ул баш тарткач, кыйнавы, бууы әни кешегә дә, аның Чаллыда яшәүче килененә дә мәгълүм була, алар полициягә мөрәҗәгать итә. Надежда үзе исә, Горшков суккач, аңымны җуйдым, җенси якынлык булу-булмавын белмим, хәтерләмим, дип бара. Ни хикмәт, А.Горшков та шул чама сөйли, якынлык кылу мөмкинлеге бар, әмма берни хәтерләмим, ди. Экспертлар хатын-кыздан алынган биологик калдыкларда Горшков «эзе» юк икәнен белдерә, димәк, җенси мөнәсәбәткә керүне раслаучы дәлилләр табылмый. Ә менә ир кешенең гаурәт әгъзасыннан алынган үрнәкләргә ДНК-тикшеренү уздыргач, Надеждага хас билгеләр барлыгы күренә. Бу инде ир белән хатын якыннан «аралашкан» дигәнне раслаучы дәлил булып тора. Менә шуннан соң А.Горшков исерек хатынны көчләвен таный, димәк, барысын да исенә төшерә.

Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Раиф Билдановка барысын да бизмәнгә салырга туры килә. Әйтик, төп шаһитларның берсе булган Гөлназ вакыйгаларны гаепләнүче иренә кулайрак рәвештә сурәтләргә тырыша. Килмешәк Андрейга үчле Нияз исә, киресенчә, аны батырырга тырышырга мөмкин. Шуңа күрә өстәмә чаралар, ике төрле сөйләүчеләрне кара-каршы утыртып сорау алулар үткәрергә туры килә. Ахыр чиктә Андрей Горшковка үтерү белән янап көчләү дигән бик хәтәр гаепләү белдерелә. Әмма судта зарар күрүче хатын-кызның яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы, йомшаграк әйткәндә, үрнәк түгел икәне искә алына. Дәүләт гаепләүчесе Илдар Рамазанов Горшковны 5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә кирәк дип белдерсә дә, хөкемдар аны 3 ел ярымга колониягә озатырга карар кыла.

Табигать кочагындагы хәмерле мәҗлесләр дәвам итә. Күл буена килсәң иде, уйларымны белсәң иде, дип җырлаган тавышлар да ишетелгәли…

Наил ВАХИТОВ, Безнең гәҗит

Фото: pixabay.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий