8 килограммлы сабый туа

-- Лэйсирэ

Таҗикстанның Куляб шәһәрендә республика тарихында рекордлы авырлыктагы сабый туган. Аның авырлыгы 8 килограмм. Табиблар белдерүенчә, тууына дүрт сәгать үткәч, ул 800 грамм югалткан, дип яза islam-today.

Мондый баһадирны әнисе авырдан бәбиләгән. Шулай булуга карамастан,  алар хәзер үзләрен яхшы хис итә. Малайның симерү белән интекмәве, бары тик үзенең шулай зур булып туганлыгы да билгеле.

Шәһәр хакимияте сабыйга түләүсез медицина ярдәме һәм социаль ташламалар каралачак, дип белдергән.

Фото: pixabay.com

Бәйле