«Синең тавышка уянып киттем…»: Айдар Галимов фаҗигале төстә үлгән тавыш операторы белән хушлаша [фото]

-- Лэйсирэ

Җырчы Айдар Галимов чит илдә фаҗигале төстә үлгән тавыш операторы Марсель Нәгыймов белән мәңгегә хушлашып, Инстаграмда пост язган.

«Марсель, кадерлем, бәхилләшеп, сиңа рәхмәт әйтәсем килә. Концертлар уңышында синең өлешең бик зур иде. Бик җаваплы, кайчак хәтта миннән дә ныграк борчылып, барлык нюансларны хәл итә торган кеше идең… Син минем йөрәгемдә мәңгегә калачаксың. Шушы көннәрдә колагымда яңгыраган синең тавышка уянып киттем: «Айдар Ганиевич, гафу итегез мине…»

Син гафу ит безне, Марсель…
Хуш… Без онытмабыз сине…
Урының оҗмахта булсын…» дип яза үзенең хис-кичерешләрен Айдар Галимов.

Тяжело это осозновать, но это случилось… Марсель, дорогой, прощаясь навсегда, хочется сказать тебе простое человеческое спасибо. В успехах наших концертов была немалая твоя заслуга. Какой же ты был ответственный, порой даже излишне …, иногда казалось, что больше меня переживаешь за концерт…, ни одно наше выступление не начиналось, пока ты не зайдёшь и не согласуешь какие-то ньюансы… И каждый раз после концерта мы словесно подводили с тобой итоги… и бывало я ругался по звуку, а ты терпеливо все слушал и соглашался…Ты навсегда останешься в моем сердце. Спасибо тебе за профессиональную работу, за уважительное отношение, понимание и преданность… На днях я проснулся с твоим голосом в ушах и так ясно услышал: «Айдар Ганиевич, извините меня…» Ты нас прости, Марсель… Прощай… Мы всегда будем помнить Тебя… Урының оҗмахта булсын…?

Публикация от Айдар Галимов (@aidar_studio)

Кичә Айдар Галимовның тавыш операторы Марсель Нәгыймов отпускы вакытында Төркиянең Сиде шәһәрендә ял иткәндә фаҗигале төстә үлә дип яздык. Ул кунакханәнең 7 катындагы балконыннан егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән егет шунда ук һәлак булган.

Марсельнең туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Төркия полициясе аның канында алкоголь табылган, дип иминият акчасын түләүдән баш тарта. Хәзер егетнең гәүдәсен Россиягә алып кайта алмыйлар, финанс авырлыклары килеп чыккан.

Якыннары мәрхүмнең алкоголь кулланмавын дәлилләргә юрист та ялламакчы. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр 639002069032891267 номерына акча күчерә ала.

Марсель Нәгыймов 2005 елдан Стәрлетамак Дәүләт филармониясендә эшли башлаган. 2011 елдан Стәрлетамак радиосында хезмәт куйган.

Айдар Галимов командасында 2016 елдан бирле эшләгән.

Бәйле