Түбән Камада үтерелгән Гөлшат Котенкова эше төгәлләнә

-- Лэйсирэ

Бүген Түбән Камада быел 9 гыйнварда вәхшиләрчә үтерелгән чаңгычы Гөлшат Котенкова эше буенча Татарстан Югары судының күчмә утырышы уза. Шушы һәм башка җинаятьләрдә тикшерү изоляторында үз-үзенә кул салып үлгән Даниил Котенев гаепләнә.

Гөлшат Котенкова гаиләсе гаепләнүче яктан мораль компенсация өчен 3 млн сум таләп итә. Котеневның әнисе улының үлеменә карамастан, җинаять эшен туктатуга ризалыгын бирмәгән. Ләкин авырып китү сәбәпле, 18 июльдә Казанга суд утырышына килә алмаган.

Шуңа күрә Югары судның күчмә утырышын Түбән Камада үткәрергә дигән карарга киләләр. Бу хакта «Реальное время» басмасына Югары суд матбугат сәркатибе Наталья Лосева хәбәр итә.

Резонанс вакыйга буенча эш журналистлар өчен ябык режимда карала.

Татарстан Югары судының күчмә утырышы төгәлләнгәч, гаепленең әнисе Котенева судка җинаять эшен туктату буенча гариза бирүе билгеле булды. Аның үтенече канәгатьләндерелгән, җинаять эше туктатылган.

Фото: тикшерү эксперименты видеосыннан скриншот 

Бәйле