3 айлык баласы калган Балык Бистәсе егетенең үлемендә гаеплене эзлиләр

-- Лэйсирэ

Быел яз һава торышы кырыс булды. Март аеның җелекләргә үтә торган салкыннарын хәтерлисездер? Бу суыклар Балык Бистәсендә яшәүче Вәлиевлар гаиләсенә зур кайгы алып килгән – 3 айлык кына кызын ятим калдырып, 22нче март көнне Артур Вәлиев басу уртасында катып үлә. Хәер, монда табигать шартларын гына гаепләп булмый. 30 яшендәге ир-егетнең кыр уртасында калуына һәм катып үлүенә төп сәбәпчеләрнең берсе – ЮХИДИ хезмәткәрләре.

ПЛАННАРЫ ЗУРДАН БУЛГАН

Балык Бистәсендә Вәлиевларны тырыш һәм дини гаилә буларак беләләр. Шактый еллар сәүдә белән шөгыльләнгәннәр, өлкән уллары Артур да эшмәкәрлек юлын сайлаган: әти-әнисенең бизнесын алып барудан тыш, балыкчылык белән кызыксынган. Балык Бистәсендә балыкчылар өчен кирәк-яраклар сату ноктасы булдырган, үз күлен булдырып, шунда балыклар үрчеткән. Соңгы вакытларда егетнең тормышы тоташ ак полосадан гына торган диярлек. Ике ел элек өйләнеп үз гаиләсен корган, быелның март аенда гына үз фатирын булдырып, шунда күченгәннәр, кызы өчен дә өзелеп торган. Тагын бер бизнес ачарга: җирләр сатып алып, икенче кибетен булдырырга планлаштырган.

Соңгы мәртәбә Артур якыннарын 22нче март көнне күрә. Бу көнне бик бәхетле була ул, гел елмаеп кына тора. Иртәнге якта кибетләренә товар алу өчен, «Газель»ләре белән Казанга бара, төш вакытында инде өендә була.

– Соңгы ике атнада без әти-әниләребездән аерым яши башлаган идек. Нык бәхетле булдык. Артурның да йөзе балкып тора иде, – дип сөйли мәрхүмнең хатыны Миләүшә. – Төш вакытында өйгә кайтты да, бераз бергә булдык: миңа бүләк ясарга өлгерде, кызыбызны яратып калды, ул безнең мунча көне, шуңа мине әниләрдә калдырып, үзе Казанга җир сатып алу буенча килешү төзергә китте. Ул шундый шат иде: чөнки бу җирне күптән үзенеке итәргә теләде. Менә шулай аның белән соңгы мәртәбә күрешеп калдык. Сәгать кичке җиделәр тулып киткәч, бу миңа шалтырата: әйтерсең лә соңгы мәртәбә сөйләшеп калырга теләгән. «Хәлләрегез ничек?» – ди, баланы да бик каты сорашып алды. Моңа кадәр телефоннан болай озаклап сөйләшеп тормый идек. Соңгы тапкыр шалтыратуын күңеле сиздеме икән?..

«Эшләрем бетте, хәзер бер дустымны гына кереп алам да, аның белән бергә кайтачакбыз», – диде. Безнең исәпләүләр буенча сәгать ярымнан ул Балык Бистәсендә булырга тиеш иде, әмма кайтмады… Шалтыраттым, берникадәр вакыттан телефоны сүнде. Иремнең беркайчан да болай суга төшкән кебек юкка чыкканы юк иде, – ди Миләүшә.

Артуры белән бу сәгать ярым эчендә нәрсәләр майтарылуы турында күз алдына да китермәгәндер шул ул.

ИКЕ ЧАКРЫМ БАСУГА КУЫП КЕРТКӘННӘР

Товар ташыганда «Газель»дә йөрсә, җир мәсьәләсен хәл итү өчен кабат Казанга үзенең «Мерседес»ында юнәлә егет. Бу әһәмиятле искәрмә. Машина йөртү таныклыгын «Газель»дән алырга оныта Артур, юлга документларсыз чыгып китә. Менә шушы хәтерсезлеге – бөтен бәлаләренең башы.

Өенә берүзе генә түгел, Алексей Бочаров исемле дусты белән кайтырга чыга Артур. Казаннан чыккан вакытта, М – 7 трассасында йөк машиналарын үлчәү посты бар. Әнә шул пост янында егетләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Артур машина йөртү таныклыгын Балык Бистәсендәге «Газел»ендә онытуын аңлап ала һәм дус егетенә тиз генә урыннары белән алышынырга тәкъдим итә. Янәсе, руль артында Артур түгел, Алексей Бочаров булган. Егетләрнең бу идеясе уңыш белән тәмамланмый: ЮХИДИ хезмәткәре бу хәлне күреп ала һәм «Ни өчен алышындыгыз?», – дип, бәйләнә башлый. Егетләрне машинадан чыгарып, будкага чакыралар. Моннан күп еллар элек Артурның организмында ЮХИДИ хезмәткәрләре бер мәртәбә кулланырга тыелган матдәләр тапкан була. Базадан карап, шушы «нюанс»ны ачыклаганнан соң, талпан кебек ябышалар: янәсе, син юкка гына пассажир утыргычына күчеп утырмагансың. Димәк, тагын куллангансың. Артур бу гаепләүләрне тыныч кабул итә, позициясен үзгәртми: «Руль артында мин түгел идем. Әмма теләсәгез – мине тикшерегез, берни тапмассыз», – ди ул. Ләкин шул ук вакытта, үзен кабат Казанга алып китеп, тегендә-монда йөртүләренә каршы була. «Кирәкле анализларны монда алыгыз, әмма мине каядыр алып барырга сезнең хакыгыз юк, чөнки руль артында мин булмадым», – ди егет. Ләкин ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә план үтисе бар. Бер мәртәбә наркотик белән тотылган егетне болай гына җибәрәсе килми аларның. Статистиканы баетасы бар бит. Артурның машинасын актара башлыйлар, һәр миллиметрын тикшереп чыгалар. Эзлә-эзләмә, наркотиклар табылмый.

Юхиди хезмәткәре болай гына бирешми – капитанын чакырып китерә. Анысы исә, Алексей Бочаров сүзләренчә, үзен агрессив тота башлаган. «Сейчас я вас «урою»!» – дип янаган. Акрынлап, бу тарткалашу эткәләшүгә күчкән. Будка эчендә «артык күзләр» – ягъни йөк машинасын үлчәүче хезмәткәрләр булганлыктанмы, ЮХИДИ хезмәткәрләре егетләрне урамга алып чыгып китә. Алексей Бочаров ике арада майтарылган хәлләрне телефонына төшерә башлый. Аның телефонын иминлек сакчылары читкә атып бәрәләр. Шуннан соң ике арада нәрсәдер була һәм Артур юлга таба томырыла. Юл аша чабып чыгып, көрт сарган басуга кереп китә. Артыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре дә калышмый. Ни өчен чабып китә ул – монысын егетнең дусты сөйләми. Әмма кеше тик торганнан гына аучыдан качарга теләгән кыргый җәнлек кебек караңгыда басу эченә ыргылмас иде – монысы аңлашыладыр. Артур чабып киткәч, Бочаров та «югалып калмый», Казанга таба торып чаба. Шунда Артур белән булган хәлләр турында туганнарына шалтыратып кына сөйлисе бит инде! Бәлагә юлыктык, дип әйтсә, егет артыннан килерләр иде, проблема да хәл ителә алыр иде. Әмма Бочаров бүтән позицияне сайлый – качарга, берни хәбәр итмәскә.

Алга таба ниләр булганын 100 процент белеп булмый, әмма дуслары сөйләвенчә, ике көннән, Бочаров Артур белән аймылышкан урынга килеп караган. Егетнең машинасы һаман да шунда ук торуын күргән. Күңеленә шөбһә кергән: Артур кайда булырга мөмкин, ни өчен машинасын килеп алмаган ул? Бу хакта тулырак 22нче март төнендә «танышкан» ЮХИДИ хезмәткәреннән сораштырырга булган.

«Белмим, безнең белән сөйләшкәннән соң, басуга качты. Аның артыннан ике километр буе кар ерып чаптык, соңыннан аяк эзләре чокыр янында югалды. Чокырга төшеп тормадык, кире киттек, башка аны күрмәдек», – дигәннәр, аны-моны уйлап шикләнмәгән иминлек сакчылары.

Шунысын да әйтик – Артур – спортчы. Футбол һәм хоккей уйнаган. Шунлыктан, кар көрте өстеннән дә җиңел генә чапкан ул. «Гаишник»лар бу хәлгә үзләре дә аптыраган. Егетне кире чыгар дип өметләнгән әле алар. УАЗ машиналарына утырып, трасса буйлап та эзләгәннәр. Килеп чыкса, ярдәм итәрбез дип түгелдер, әлбәттә. Ярдәм итәсе кеше чокыр яныннан кире борылып китми. Ә бәлки Артур чокырга егылып, берәр җиргә башын бәргәндер? Бәлки аяклары сынып ятадыр? Ничек кире борылып китәргә мөмкин?

…Аннан соң, ярдәм итәрдәй кеше үзәк өзгеч салкында басу уртасына кадәр ике чакрым куып та кертми.

Артурның киемнәре 22нче март төнендәге һава торышына кулай булмый. Машинада гына йөрисен фаразлап, егет бер кат футболкадан һәм нык юка курткадан, кроссовкалардан була. Ә бу вакытта минус 12шәр градус салкын, җитмәсә юеш. Соңгы көчле салкыннар иде ул. Шуңа күрә аның белән ул-бу булмасын дигән борчу нормаль кешенең күңеленә килергә тиеш, югыйсә…

Алексей Бочаров белән әңгәмәләреннән соң гына, ике көн буе диярлек күренмәгән егетнең исән калуында шикләнеп, «гаишник»лар, ниһаять, чаң суга башлый. Аучыларны чакыртып, «Буран» белән әйләнә-тирәне карый башлыйлар. Артурның җансыз тәне трассадан 300 метр ераклыкта басу эчендә табыла. Бер кулын терсәктән бөгеп, җиңе эченә тыккан халәттә катып үлгән була ул.

Юхиди хезмәткәрләре егетне моргка озата, Балык Бистәсендәге Дежурная часть белән хәбәрләшәләр, шулар аша Артурның үлүе якыннарына хәбәр ителә.

ТИКШЕРҮ ЭШЕ СӘЕРЛЕКЛӘРЕ

Артурның үлеме якыннары өчен генә түгел, бөтен Балык Бистәсе халкы өчен аяз көнне яшен суккан кебек була. Аның белән саубуллашырга килгән халыкның күплеге турында әле дә шаккатып сөйлиләр. Егетне хөрмәт иткәннәр. Ул үзе дә бик ярдәмчел булган, беркайчан «юк» димәгән. Аеруча хатыны Миләүшә өзгәләнә.

– Аның үлеменә әле дә ышана алмыйм. Эшкә генә киткәндер, кайтып җитәр кебек тоела. Кызыбыз да 3 айлык кына килеш калды бит. Төне буе елап чыккан вакытларым хәзер дә бар, – ди ул.

Иренең наркотиклар куллануын Миләүшә инкарь итә. Бергә ике елга якын яшәсәләр дә, беркайчан аны наркотик кулланганда тотканы яки аңы томаланган килеш күргәне булмаган. Киресенчә, ун еллап инде Артур ныклап дин юлына баскан, биш вакыт намазын укыган.

Егет үлгәннән соң, тикшерү эшләре башланган. Биектау районы тикшерү комитетына йөкләгәннәр моны. Янәсе, җинаять составы булмаганмы, ЮХИДИ хезмәткәрләре аркасында үлмәгәнме ул? Әмма бу тикшерү эшләре бик сәер һәм, минем карашка, өстән-өстән генә уздырылган. Мәсәлән, Миләүшәгә шалтыраткач, тикшерүче нибары ике-өч сорау биргән: «Сәгать ничәдә шалтыратты, сәгать ничәдә Казанга киткән иде?». Бу бик мөһим сораулар булдымы икән? Һәм тикшерү барышына бары тик шушы ике сорау гына ярдәм иткәнме? Гомумән, тикшерүчене артык «көчәнеп» эш башкарган дип булмый. Вәлиевлар: «менә моны эшлик, тегене эшлик», дип, үзләре йөрмәсәләр, әле бөтенләй , утырган җирендә йоклап ук киткән булыр иде ул бәлки. Төп дәлил булырдай әйберләр гел эшләнмәгән монда: пост янындагы камералар каралмаган, шаһитләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре дә алдым-бәрдем генә сораштырылган. «Гаишник»лар биргән күрсәтмәләрдә нәрсә язылуы аңлашыладыр инде. «Артур үзен агрессив тотты, качып китәргә теләде». Янәсе, үлемендә ул үзе гаепле – качасы килде – качты, һәм үлде. Бетте-китте. Ә бит без ЮХИДИ хезмәткәрләренең кыланышларын читтән карап торган тагын бер кеше белән сөйләшкән идек. Ул үзенең исемен газетада чыгармауны, кем булуын да күрсәтмәүне үтенде. Бу кеше сөйләвенчә, Артур үзен тыныч тоткан, монда агрессия белән бары тик ЮХИДИ хезмәткәрләре генә сөйләшкән.

Мәрхүм янында булган Алексей Бочаровтан да күрсәтмәләрне оста алганнар. Ул Артурны мактамый да, хурламый да. Тикшерү эше өчен ничек уңайлы булырдай – шулай итеп «сораштырганнар». Гаҗәпләнмибез. Күнеккән инде без мондый осталыкларга.

Менә шушы рәвешле эшне җиңел генә ябып куярга омтылуларын аңлап алгач, Артурның әтисе 20нче апрель көнне «дело» белән таныштыруларын сорап тикшерү комитетына бара. Әмма тикшерүче баш тарта, янәсе, прокурордан рөхсәт кирәк, тегеме-бумы… Эш белән таныштырмыйлар атаны. 24нче май көнне хат кына җибәрәләр. Анда «Җинаять эше кузгатудан баш тартулары» турында язылган була. Һәм иң кызыгы шул – бу карар 2нче апрель көнне үк, ягъни Артурның якыннары «дело» белән таныштыруларын сорап барганчы ук чыгарылган!!! Ни өчен шушылай озак сузып йөрткәннәр дә, ник туганнарына 20нче апрельдә үк җинаять эше ачылмаячагын хәбәр итмәгәннәр – аңлашылмый. Сәбәбе? Нигә тел яшерергә? Димәк, анда ниндидер «шухыр-мухыр» китерү булган, дип фаразларга кала. Кул кулны юа һәм ике кул битне юадыр, бәлки?

Шунысы кызыклы – тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча, егетнең вафат булуы сәбәбе дә «катып үлгәнлектән» түгел, ә «йөрәге туктаудан» икән. Соң, үлгәндә кешенең йөрәге туктый инде ул. Берәү дә тибеп торган йөрәк белән җир куенына кереп ятмый. 30 яшьлек спортчының йөрәге ни сәбәпле туктаган соң – менә шуны ачыкларга тырышучы булмаган. Кыскасы, абсурдның теге ягы.

Вәлиевлар гаиләсе бу мәсьәләне куертып, тавыш чыгарып йөрү яклы түгел. Бу язманы язар өчен дә рөхсәтне авырлык белән генә бирделәр. Чөнки дини гаилә, кеше белән талашып йөрү килешми. Ләкин алар йөрмәсә дә, бу хәлне кабат тикшерүләрен сорап, мөмкин булган бар инстанцияләргә мөрәҗәгать итүне үз өстебезгә алабыз. Артурның гаилә дуслары да бу эштә ярдәмче булачак. План үтәү – яхшы шәйдер, килешәм, әмма кешене үлемгә җиткереп эш күрсәтү – болай гына калдырырлык гамәл булмас…

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле