Айдар Галимовның тавыш операторының әнисе улының мәетен кайтаруны көтеп борчыла

-- Лэйсирэ

Күптән түгел Айдар Галимовның тавыш операторы Марсель Нәгыймовның Төркиядә ял иткән вакытта 7 каттан егылып төшеп һәлак булганы билгеле булды. Мәрхүмнең якыннары “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Марсель Нәгыймовның нинди кеше булуы хакында һәм аны ничек алып кайтачаклары турында сөйләде.

Инде алдарак хәбәр итүебезчә, Марсель балкон култыксасына терәлеп торган була. Култыкса сынып, Марсель 7 каттан аска егыла.

Айдар Галимов: “Марсель белән алга таба планнарыбыз да бар иде”

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов тавыш операторы белән соңгы тапкыр күрешкәндә аның исән-сау әйләнеп кайтуын теләвен искә төшерде.

— Марсель, яшь булуына карамастан, бик төпле егет иде. Аның кебек егетләрне югалту безгә бик авыр. Аның вафат булуына әле дә ышанасым килми. Беренче чиратта, үз эшенең остасы булды ул. Без аны кеше буларак, дустыбыз буларак югалттык. Үз эшенә җаваплылык белән карады. Алдан ук килеп, тавышны көйләп куя иде, концерт башланыр алдыннан минем янга килеп, киңәшләр сорый иде, кайвакыт, концертлар өчен артык борчылды. Берәр кимчелек килеп чыкса, бергәләп анализладык, ул һәрвакыт минем белән килешә иде.

14 июль көнне Сабантуйда бергә яхшы гына эшләдек, матур итеп хушлаштык, мин аңа яхшы яллар теләдем. “Исән-сау барып, исән-имин килеш ял итеп кайт”, — дидем. Безнең Марсель белән алга таба планнарыбыз да бар иде. Кызганыч, шундагы концертыбыз соңгысы булган икән…

«Бик ярдәмчел һәм олы йөрәкле иде»

“Айдар” театр-студиясе директоры Павел Волонихин Марсельне тырыш һәм ярдәмчел егет буларак искә алды.

«Марсель безнең командада өч елдан артык эшләде. Моңа кадәр ул Стәрлетамакта яшәде, эше дә шунда иде. Шуннан соң акрынлап Уфага күченде. Нинди генә команданы алма, тавыш операторы анда иң кирәкле кеше булып санала. Концертта утырган тамашачыларның канәгать калу-калмавы тавыш операторыннан тора, чөнки ул алар белән бергә залда утыра.

Марсель бик тә җаваплы кеше иде. Иҗат ягыннан да төрле музыка юнәлешләрен яратты. Айдар Галимов командасына килгәч тә профессиональ яктан үзен күрсәтә алды. Айдар Ганиевич Марсельне эшкә алганда аңа зур җаваплылык йөкләде һәм гастрольләргә дә чыгып китәргә туры киләчәген кисәтеп куйган иде. Марсель ризалашты. Шулай итеп, ул параллель рәвештә ике урында эшләде: безнең командада һәм Башкортстанның Зур концертлар залында элемтә инженеры булды, ә ул бина Уфа шәһәренең төп концерт мәйданы иде. Марсель бик тырыш булды, бар җиргә дә өлгерде, бер концерттан да сорап киткәне булмады. Кеше буларак ул бик ярдәмчел һәм олы йөрәкле иде, кеше белән яхшы мөнәсәбәтләрдә торды, бер дә ызгышканы-талашканы юк.

Хәзерге вакытта аның гәүдәсен туган илгә алып кайту буенча иминиятләштерү компаниясе шөгыльләнә. Марсельнең якыннары Төркия полициясе чыгарган нәтиҗә белән килешми: янәсе, аның канында зур күләмдә алкоголь табылган һәм шул сәбәпле, алар иминият акчасын түләүдән баш тарткан. Якыннары әйтүенчә, Марсель ул төнне алкоголь кулланмаган. Бу хәлдә Марсель ял иткән Сиде шәһәренең Side Town Hotel отеле гаепле. Якыннары сүзләренчә, Марсель Нәгыймов тәмәке тартырга чыккан. Балкон култыксасы тиешле дәрәҗәдә беркетелмәгән булган һәм Марсель таянган култыкса аның белән бергә җиденче каттан төшеп китә.

Отель әлегә барысын да кире кага, ял итүче үзе гаепле дип саный. Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Әмма Марсельнең якыннары һәм туганнары моны болай гына калдырырга теләми, алар отель белән судлашырга җыена. Монда ял итүчеләрне хәвеф-хәтәрдән сакламаганнар дип уйлыйм. Иң төп бурыч – Марсельнең гәүдәсен мөмкин кадәр тизрәк Уфага кайтарырга, чөнки бу процедура, гадәттә, бик озак – ике атналап бара”, — дип сөйләде Павел Волонихин.

“Марсельнең әти-әнисе күптәннән аерылган”

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Марсель Нәгыймовның туганнан туган сеңлесе Алинә Нәгыймова белән элемтәгә керде. Алинә сүзләренчә, Марсель кечкенәдән үк әнисе белән генә үскән: “Аның әти-әнисе күптәннән инде аерылган. Марсель минем Миңнулла абыемның бердәнбер улы булды. Марсель турында шуны гына әйтә алам: ул максатчан, аралашучан, шат күңелле егет иде. Музыканы һәм тормышны яратты. Марсель турында мәкалә язганыгыз өчен рәхмәтлемен. Димәк, ул үзенең мохитендә яхшы кеше һәм эшче булган”.

“Марсельнең әнисе улының мәетен кайтаруларын көтеп бик борчыла”

Марсель Нәгыймов белән бергә Төркиядә ял итәргә барган Марсельнең якын дусларының берсе Виктория Ариткулова “Татар-информ” хәбәрчесенә Марсельнең мәетен Уфага кайтаруларын көткәннәрен әйтте: “Марсель безнең иң якын дустыбыз булды. Без бергәләп дусларыбыз компаниясе белән Төркиягә ял итәргә киттек. Ул ял Марсель өчен күптәннән көтеп алынган иде, чөнки аның беркайчан да чит илдә ял иткәне булмаган. Кызганыч, ул Төркиядә ял итәргә өлгермичә дә калды. Ул ялның икенче көнендә һәлак булды.

Без дустыбызны туган ягына кайтару өчен счет ачкан идек. Счетта 120 мең сум акча җыелды. Кичә җыелган счетны Марсельнең абыйсына юлладык. Барлык сумманы да түләдек. Хәзер инде Марсельнең мәетен бүген кич (25 июльдә — ИТ) Уфага алып кайтканнарын көтәбез.

Төрек отеле Марсель гаепле булган дип исәпли. Имеш, аның канында бик күп алкоголь табылган. Без ул төнне бергәләшеп караоке клубына җырларга һәм биергә бардык, соңыннан номерларыбызга кайтып урнаштык. 10-15 минут үткәннән соң, отельдән балкон култыксасы сынып Марсельнең егылып төшкәнен ишеттек. Һәм шундый хәл булды.

Суд процессының булу-булмавы Марсельнең туганнарыннан тора. Марсельнең әнисенең суд турында уйларга вакыты да юк, ул улының мәетен кайтарганнарын зарыгып көтә, улы өчен бик борчыла”.

Марсель Нәгыймов һәлак булган отельдә комментарий бирергә баш тарттылар

“Татар-информ” хәбәрчесе Марсель Нәгыймов ял итәргә барган Төркиянең Сиде шәһәрендә урнашкан Side Town Hotel отеленең ресепшнына шалтыратты. Отель хезмәткәре бу турыда: “Бернинди дә комментарий бирә алмыйбыз, Сиде шәһәренең полиция бүлегенә яки Төркия вәкиллегенә мөрәҗәгать итегез”, — дип җавап бирде.

Марсель Нәгыймов 1984 елда Башкортстан республикасының Дәүләкән шәһәрендә туа. Балачагы һәм үсмер чагы Стәрлетамак шәһәрендә үтә. 2001 елда 15 урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый. Стәрлетамакның 60 профессиональ лицеенда белем алганнан соң, армиядә хезмәт итә. 2005 – 2011 елларда Стәрлетамак Дәүләт филармониясендә тавыш операторы һәм филармония оркестрының артисты булып эшли. 2011 – 2014 елларда “Европа плюс — Стәрлетамак”, “Авторадио — Стәрлетамак”, “Русское радио — Стәрлетамак” студиядәләрендә тавыш режиссеры. 2014 елда Уфага күченә һәм “Башкортстан” Зур концертлар залында элемтә инженеры булып эшли. 2016 елдан “Айдар” театр-студиясендә тавыш операторы. Марсель Нәгыймовның музыкаль белеме булмый.

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: «Айдар» театр студиясе

intertat.tatar

Бәйле