Танылган депутат ни өчен елавын сөйли

-- Лэйсирэ

Роберт Миңнуллинның шигырьләре уенчык кебек, теге яки бу көйгә салганчы ук әзер бер җыр. Аның сүзләренә язылган “Гомерләр үтә икән” җырын күрегез. Юльякшин ничек дәртләнеп җырлый! Бөтен стадион басып кушыла бит.

– Сезнең шигырьләр гади, ачык, аңлаешлы. Мондый иҗатыгызга төрле карашлар бар. Аңлатыгыз әле…

– Шигырь ул аңлатуга бирешми. Чөнки бик нечкә. Сүзнең көче, мәгънәсе, бизәге, матурлыгы була. Фәлсәфи телдә язучылар да, лирик язучылар да ниндидер яңа сүзләр уйлап тапмый, бу юнәлештә яңалык ача алмый. Аны халык мең еллар буе ачып биргән инде. Минем шигырьләрдә дә фәлсәфи уйланулар, катлаулы образлар бар. Ләкин алар барысы да кешенең күңеленә җитәрлек итеп гади рәвештә бирелгән, күңел аша үткәрелгән. Әйтик, минем шигырьләрне кемнәрдер “такмак” дип көлгән була. Ә такмак нәрсә соң ул? Ювелирларча эшләнгән, бөтен шартын китереп, алмаз дәрәҗәсенә җиткерелгән халык әсәрләре. Халык шундый такмаклар иҗат итә ки, теләсә кайсы шагыйрьне бәреп егарга мөмкин. Гадилектә – бөеклек, дип юкка гына әйтелмәгән.

– Язганда елыйсызмы?

– Язганда да елыйм, кайвакыт кире кайтып, кайчандыр язылган шигырьләрне укып та елаган чаклар бар. Шагыйрьнең язмышы җиңел генә булырга тиеш түгел. Бәхеттән бик сирәк языла. Хәсрәт, моң, сагыш күңелеңдә гомер буе яшәсә, ул инде шигырь булып бәреп чыгачак. Беренчедән, мин авыл баласы, мине әнкәйнең мәхәббәте һәм китап тәрбияләде. Табигать баласы булуым белән бәхетлемен. Тоя белсәң, туган якта бөтенесе дә бар. Икенчедән, мин әтисез үскән бала. Бишәү идек. Ятимлек ул кеше тормышында, дөньяга карашында зур үзгәрешләр, борылышлар ясарга сәләтле.

“Җирсү” дигән сүз яши. Туган якны, әни­не, балачакны сагыну – болар беркай­чан да юкка чыга торган түгел. Әгәр мин Башкортстаннан Казанга килеп туган ягымны гел сагынып яшәмә­сәм, бәл­кем, шагыйрь дә булып китмәс идем.

Барысы да үз чираты белән барды, балалар әдәбияты… Ә аннары — Дәүләт советы депутаты булу. Минем өчен ул гадәти бер эш иде. Депутат булмасам, редакциядә эшләп йөрер идем. Сайладылар, димәк, эшләргә тиешсең. Өстәвенә, шагыйрьлегең дә бар. Син икеләтә халык алдындагы кеше. Интернетта, матбугатта гадәттә еш кына депутатларны сүктеләр. Кемнәрне? Мине сүгәләр, Разил Вәлиевне, тагын берничә кешене.

Акчарлактан

Бәйле