КФУ янындагы шәп-шәрә кызлар Казанда җәнҗал чыгара [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Бүген соцчелтәрләрдә «Кол-Шәриф» мәчете каршында тверк стилендә биюче Анастасия Малышева исемле кызга гаепләү белдерәләр дип яздык. Кызның ике егет белән бергәләп «Слышь, полицай, че тебе надо?» дигән җыр астына биюләрен халык әдәпсезлек дип кабул итә.

«Изге урынны махсус сайлаганнармы? Гауга чыгарыр өчен эшләнгән эш», дип комментарий яза интернетчылар.

Малышеваны видео тирәсендә шау-шу чыгарып, үзенә антиреклама ясап подписчиклар җыюда гаеплиләр. Мәскәү кызының «Танцы» проектына кастинг үтүе дә билгеле, дип хәбәр итә realnoevremya.ru.

Анастасияне яклаучылар да бар.

«Бу кыз әллә нәрсә эшләмәгән. Ул мәчет эченә кермәгән, динне мыскыл итмәгән», дип яза андыйлар.

Татарстан халкы Анастасия Малышеваны Болгардагы Ак мәчет янында ярымшәрә килеш шәрык биюе биеп клип төшергән җырчы Резеда Ганиуллина белән дә чагыштырдылар. Аңа, кайда телим шунда биим диюче Анастасиядән аермалы буларак, җәмәгатьчелектән гафу үтенергә туры килгән иде, дип яза «Вечерняя Казань».

Иң кызыгы, Малышеваның биюе тирәли кызган гауга янәшәсендә Ленин бакчасында шәрә килеш фотосессия оештырган ике кыз турындагы хәбәр дә таралды, дип яза газета.

КФУга илтә торган, күптән түгел төзекләндерелгән баскычта анадан тума килеш басып торучы кызларның фотосы шулай ук зур җәнҗал тудыра.

Фото һәм видео: соцсети

Бәйле