Илсөя Бәдретдинованың елдан-ел чибәрләнү сере чишелә

-- Лэйсирэ

Чибәр инде ул. Үзе әйтмешли, «чукынчык» мишәр кызы. Чая, керсез күңелле дә үзе. Монысын мишәрләр «ач та күрсәт, яп та куй», диләр. Күп хатын-кыз яшереп саклый торган хисләрен, серләрен дә кычкырып әйтергә тартынмый. Төс-кыяфәтенең яхшы якка үзгәрүен кемдер үзенә акча кызганмаудан күрә.

Ә Илсөя үзе болай ди:
— Мин кыйммәт спа-процедураларга караганда, үзем җыйган үлән, тамыр төнәтмәләрен якынрак күрәм. Быел да бер капчык кычыткан киптереп куйдым. Әрекмән тамырын казып алып, тазартып, турап киптерәм. Болар — чәч төнәтмәләре өчен. Артист халкының чәче лак, мусс ише әйберләрдән төссезләнә, сыеклана, ә төнәтмәләр чәч куелыгына, елкылдап торуына ярдәм итә.

Илсөя, шулай ук, юкә чәчәге, карлыган яфрагы, көрән һәм сары мәтрүшкә, киптерелгән җиләк кушып чәй эчәргә ярата.

Фото: vk.com сайтыннан

Кызыл таң

Бәйле