Режиссер Гафур Каюмов фаҗигале төстә вафат була

-- Лэйсирэ

26 июль кич танылган татар драматургы, театр режиссеры Гафур Каюмов Арча мәдәният йортында сәхнә чормасына менгәндә егылып төшеп һәлак була. Аны хастахәнәгә илтеп өлгермәгәннәр, дип хәбәр итә Татар-тудейга үз чыганаклары. 

Гафур Каюмов Арча халык театрында режиссер булып эшли иде. Укучылары, хезмәттәшләре һәм дуслары аның туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Фаҗига сәбәпләре һәм тулырак мәгълүмат ачыклана.

Википедиядән: Гафур Шәкүр улы Каюмов — танылган татар драматургы, театр режиссеры.

Гафур Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылында туган. 1979 елда Казан театр училищесында актерлык осталыгы бүлегендә укырга керә. Укуын тәмамлауга, аны Республика күчмә театрына эшкә чакыралар. 1990 елдан 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Гафур Каюмовны режиссерлык эше мавыктыра һәм ул 1994-1999 елларда Мәскәү институтының мәдәният, сәнгать хезмәткәрләрен режиссерлыкка әзерләү бүлегендә укый, Болгария республикасының Милли академиясендә театр факультетында белемен күтәрә.

Театр һәм кино сәнгатендә шактый тәҗрибә һәм белем туплаган Гафур Каюмов 1980 еллардан башлап драма әсәрләре иҗат итә башлый. Аның пьесалары төрле театрларда куела, кызыклы спектакльләргә әверелә. ”Упкын өстендә уен” 2 пәрдәле трагифарс жанрында язылган әсәре, “Кабан күле серләре” пьесасы Г.Камал исемендәге, Тинчурин исемендәге, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама театрларында, Башкортстанның «Нур», Уфа башкорт яшьләре театрларында, Туймазы, Сибай, Салават шәһәрләре театрларында һәм Ырынбур дәүләт татар драма театрында, Марий Эл драма театры сәхнәләрендә куела. Бу инде үзе үк Гафур Каюмовның драматургиягә килүе очраклы булмавы турында сөйли.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның “Мирас” (1990), “Һинд кызы” музыкаль комедиясе (1992), “Сарык арыслан” притча-әкияте (1997) куела.

Гафур Каюмов драматургиянең төрле жанрларына мөрәҗәгать итә, сәхнә законнарын белеп, шартлы алымнарны уңышлы файдаланып яза. Бүгенге көнгә кадәр язылган “Язмышлар ярында”, “Юбилей”, “Сагынырсың әле син дә бер…”,”Ак баба иле”, “Ахырзаман авазы”, “Эх, Алла боерса”, “Ач күзеңне-монда мин…”, “Таныштыру-кавыштыру бюросы”, “Соң инде”, “Аномалик табигать күренеше”, “Ыру”, “Әрнү” пьесалары драматургның үсеш юлында әһәмиятле бер этапны хасил итәләр.

1997-2000 елларда ул Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшләп ала. 2004 елдан башлап Гафур Каюмов – Әлмәт дәүләт театрында баш режисссер.

Бәйле