Татар эстрадасының йолдызы Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз киткәненә бүген бер ел. Ул узган ел 27 июльдә туган ягы — Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь туласы иде. Интернетта якыннары, татар шоу-бизнесы вәкилләре һәм легендар җырчының тамашачылары Хәния Фәрхине искә алып язмалар, фото һәм видеолар урнаштыра:

 

Ровно год назад ушла из жизни примадонна татарской эстрады Хания Фархи Хәния апабызның арабыздан китүенә 1 ел булды. Җырлары һаман колакта яңгырый, ә үзе күңел түрендә,хәтеребездән җуелмый. Бу якты дөньяда мәңге онтылмас, якты,матур эз салып үтте ул. Авыр туфрагы — җинел, җаны оҗмахта булсын Гөлләр сусыз, кошлар телсез калды, Үрсәләнеп калды күңелләр. Җырларыңа сусап җаннар елый, Синсез ничек үтәр инде гомерләр? #ханияфархи #ХанияФархи

Публикация от Салават Алтунбаев (@altunbaev222)

По многочисленным просьбам всех любителей творчества Хании Фархи концерт посвящённый памяти Хании Фархи «Онытылыр димэ» покажем 28 июля в 15.15 по каналу ТНВ Новый Век! 27 июля в день смерти Народной артистки РТ В 11.00 приглашаем всех почтить память в ново татарском кладбище! #раильнуриев #ханияфархи #вечнаяпамять #онытылырдимэ #концерт #тнв #тнвпланета #казань #москва #тмтв #чаллытв #тугантел

Публикация от Раиль Нуриев Ведущий (@railshowman)

1 ел.Хания апанын безнен белэн юклыгына.((((#ханияфархи

Публикация от Фидаиль (@fidailtatimalay)

Галия Ибатуллина – Хәния Фәрхинең соңгы көннәре, соңгы мизгелләрендә аның янында булган кеше. — Ул тетрәндергеч 27 июльне мин бүгенгедәй, ачык хәтерлим. Мин, әни, ун яшьлек сеңлем Гүзәл, Хәния апа – барыбыз бер машинада Казанга барырга чыктык. Хәния апа Тәтешлегә 13 июльдә кайтты. Без аны поездан каршы алдык. Ул бик матур зәңгәр кулмәктә кайтты. Әнигә дә: “Зәңгәр күлмәкле кызны кем каршы ала?” дип “смс” язды. Нидер сизенгән кебек, ул көннәрне без бергә үткәрдек, мин аннан калмадым, авылда икәү йөрдек, җиләк җыйдык. Ялының соңгы дүрт көнендә бездә торды. Әмма иртәгә үләсе дигән көнне исә, кинәт кенә җыенды да, әнисенә китте. “Соңгы көнне әнием янында куныйм әле” диде. Билгеле, ул “соңгы көн” дигәндә, авылдан китүне күз алдында тоткандыр. Әмма бу аның ничектер, чыннан да соңгы төне икәнен күңеле сизүгә ишарә кебек. – Кан басымы күтәрелә иде Хәния апаның. Үзен генә юлга чыгарырга курыктык. Шуңа без дә, форсаттан файдаланып, Казанны күреп кайтырга булдык. Хәния апа бик сөенде инде аңа. Ул көнне иртәнге 8дә безгә шалтыратты ул. “Торыгыз инде, әйдә, Фидаил кайтырга чыккан, мунча ягыгыз” диде. Күп тә үтмәде, безгә менде. Ул бит утырып торуны, ял итүне белми. Миңа әйтә: “Кыярларыгыз үскән, бар, җыеп кер, әниең дә китсә, әрәм булырлар, тозлап калдырам” диде. Соңгы көнне ул тозлаган кыярларны әле дә ашыйбыз. Әтигә дип, әллә ничә төрле ризык пешереп калдырырга да өлгерде. Картасыннан акча алгач, сеңлемә дә, миңа да акча таратырга тотынды. Казанга бергә китәбез бит инде, нигә акча бирә? Соңгы бирүем дип сизгәндер инде, – ди Галия. “Татар-информ” хәбәрчесенә Галия Хәния Фәрхинең соңгы сәгате, соңгы мизгелләре турында да сөйләде. — Зур әней бездә иде. Казанга киткәндә, аны үз өенә төшереп куйдык. Хәния апа өйгә кереп тормады, “хәлем бетә” диде. Ишегалдыннан гына әйләнеп чыкты. Тәтешлене чыкканчы, “заправка”га кердек. Хәния апа шоферына әйтә: “Арттан җил өрә бит, кондиционерны яп, тавыш бетә” ди. Шоферы машинадан төшеп, кассага китте. “Бу малай япмаган бит моны” дип, Хәния апа кондиционерны үзе ябып куйды. Шулай көлешеп китеп бардык. Тәтешлене чыктык кына, Хәния апаның башы төшеп китте, көзән җыера башлады. Ни эшләргә дә белмибез. Продолжение в комментариях ⬇️ #ханияфархи

Публикация от Галия ? (@galiya_ibatullina)

Бәйле