Үги әти белән үскән Дамир Зиннәтуллин нинди кызларны яратуын әйтә

-- Лэйсирэ

Бүген Дамир Зиннәтуллин исемен “TMTV” телеканалы аша ишетеп була. Ул – корреспондент, алып баручы. Җырчы буларак та танылырга тели. Дамир Акчарлак газетасына интервью биреп, журналист Габдерәхим белән сөйләшеп алган.

– Дамир, син үги әти белән үскән­сең икән. Үз әтиең ташлап киттеме әллә?

– 1994 елда, миңа ике яшь булганда, Кайбыч районында мотоциклда авариягә очрап вафат булган.

– Фотолары бармы?

– Бар.

– Әниең кайчан кияүгә чыкты?

– Әни белән сигез ел Кече Кайбыч авылында тордык, миңа ун яшь тулгач әни кияүгә чыкты.

– Аны әти буларак кабул иттеңме?

– Иттем.

– Ул сине ничек кабул итте?

– Бик яхшы, беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады.

– Кыйнамадымы?

– Юк.

– Әниең аның белән ничек танышкан?

– Авылда яшәгәндә Наил әтинең кунакка кайтканы гына хәтердә. Ничек танышканнарын белмим.

– Кызың бармы?

– Әлегә кирәк дип санамыйм.

Нинди кызларны яратасың?

– Тиктормас, максатына ирешә торган, мөнәсәбәтләр җылы булсын.

– Андыйны ничек табарга уйлыйсың?

– Аралашырга, сөйләшергә, күрешергә кирәк.

– Димәк, мәхәббәт әлегә юк.

– Мәхәббәт бармы соң ул?!

Бәйле