Чаллыда бер ир-ат ачуыннан фәхишәне үтерә

-- Лэйсирэ

Татарстан Югары суды секс-хезмәтләр агентлыгы оештырганы һәм фахишәне үтергәне өчен Чаллы кешесенә карата хөкем карары чыгарган. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә Илнур Исламов һәм Дамир Җамалетдинов утырган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2016 елда Исламов секс-хезмәтләр агентлыгы оештырган, анда 20гә якын кыз эшләгән.

Исламов кызларга янаган, аларны кыйнаган һәм фәхишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән.

2016 елның декабрендә берничә кыз секс-коллыктан качарга карар кылган һәм Казанга юл тоткан. Соңрак аларның берсе туган шәһәренә кире әйләнеп кайткан һәм интим хезмәтләр күрсәтүен дәвам иткән. Бу сутенерның ачуын кузгаткан һәм ул аннан үч алырга булган.

Иптәше Дамир Җамалетдинов белән кызны үтергәннәр, аннары мәетне, пакетка төреп, сусаклагычка ташлаганнар.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы узган елның җәендә балыкчылар Зәй тирәсендә сусаклагычта бер хатын-кызның мәетен табуы хакында хәбәр иткән иде. Берничә атна үткәч полицейскийлар кызны үтерүдә шикләнелүчеләрне кулган алган.

Бүген суд ике гаепләнүчене дә каты режимлы колониягә хөкем иткән. Агентлыкны оештыручы Исламов 19 ел гомерен төрмәдә үткәрәчәк. Җамалетдиновны исә 17 елга рәшәткә артына озатканнар.

tatar-inform

Бәйле