Яшел Үзәндә поезд астында калган бала аңына килә

-- Лэйсирэ

Яшел Үзәндә поезд 13 яшьлек малайның аягын өзгән. Бу хакта әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итә. Гадәттән тыш хәл «Волга» тимер юл станциясе янында булган.

Шаһитлар әйтүенчә, бер төркем баланың тимер юл рельслары буйлап паром кичүенә таба барышы булган. Балалар үзләре ягына таба хәрәкәт итүче составны абайламый калган һәм берсен поезд бәрдереп киткән.

Зыян күргән малайны хастаханәгә озатканнар.

Хәзер аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә әзерлиләр. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова хәбәр иткән.

«Малайга операция ясадылар, ул аңына килде. Аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә әзерлиләр», ди Әлфия Хәсәнова.

tatar-inform

Фото: pixabay.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий