“Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды» [бер көрәш тарихы]

-- Лэйсирэ

Чаллы шәһәрендә яшәүче Камилә Хәмидуллина турында “ВТ” битләрендә моннан бер ел элек ярдәм сораган язма дөнья күргән иде. Ул чакта кызчыкка дәвалану өчен шактый зур суммада акча кирәк булды. Җыю вакыты да аз иде. Әмма шуңа да карамастан, газета укучылар ярдәме белән сабыйга тиешле сумма җыелды. Инде тагын Камилә хакында язарга булдык.

Сабыйның язмышын исегезгә төшереп китәбез. “Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды. Вакытыннан алда тулгагым башлану сәбәпле, сабыйларымны иртә таптым. Ка­миләнең туганда ук диагнозлары күп иде. Бала тудыру йортыннан башка хастаханәгә җибәрделәр. Өйгә чыкканчы, шактый вакыт узды”, – дип искә ала ул чакларны Айгөл.

Баштарак Камиләгә бил­ге­ләнгән инвалидлыкны да кабул итә алмый алар. Әмма тора-бара баланың авыру икәненә иялә­шәләр. Айгөл кызын аякка бастырыр өчен барысын да эшләргә тырыша. Аны табибларга йөртә, тер-нәкләндерү үзәк­ләренә алып бара. Вакытында тотынгач, дәвалау­ның нәти­җәсе дә күренә, сабый яшьтәшләрен куып җитә. Утырырга өйрәнә, шуыша, тотынып йөри дә башлый. Баланың бу уңыш­ларын күреп, табиблар да шакката.

– Логопедларга күрендек. Ка­миләнең баш миенә зыян кил­мәгән. Аң дәрәҗәсе бик яхшы сакланган. Ул бер дигән итеп сөйлә­шә ала, бик акыллы, башлы бала. Куллары да тыңлый, тик менә аяк­лары гына көчсезрәк. Шуңа карамастан, Камилә үзе йөрергә өйрән­де. Ныклап басып китмәсә дә, аяк очларында йөри. Еш дәвалануның файдасы инде бу, – ди әнисе.

Камиләне 26 атнадан туган бала дип әйтеп тә булмый. Матур итеп сөйләшергә өйрәнгән. – Без хәзер өч ай саен Казанга килеп дәваланабыз. Биредәге тер­нәкләндерү үзәген ошаттык. Нәкъ безнең авыруны дәвалый торган табиблар эшли биредә. Әнә шуңа да, бер тотынгач, дә­валануны өз­мисе иде, – ди Айгөл. – Быел мәктәпкә барабыз. Шуңа да бик сөенеп тора әле кызым. Чаллыда ДЦП авырулы балалар өчен махсус мәктәп бар. Шунда йө­рия­чәкбез. Тагын бер уңайлы ягы бар: бу мәктәптә баланы көн буена калдырып та була. Мондый мөм­кин­лек өчен, авыру баланың әни­се буларак, җи­тәк­челәргә чиксез рәхмәтемне җит­керәм. Әмма укыр­га кердек дип кенә тукталып калырга җыен­мыйбыз. Күптән түгел йога белән шөгыльләнә башладык. ЛФК, массаж ясауны дәвам иттерәбез. Мин, туганда ук исән калгач, кызымның яшисенә бик ышандым. Инде хәзерге уңыш­ларына сөенеп бетә алмыйм. Әниләр күңеле алдамый шул ул.

Август башында Камилә тагын дәваланырга тиеш. Әмма табиб­лар сораган акчаны үзләре генә җыя алмыйлар. Шуңа да бар өметләре – игелекле кешеләрдә. “Акча җыю да начар баргач, кү­ңелем бик төште. Шулвакыт сезне искә төшердем. Инде күңелемдә өмет уянды. Бәлки, ярдәм кулы сузучылар табылыр?”– ди Айгөл.

Камиләгә булышучылар өчен исәп-хисап реквизитлары:

Саклык банкы картасы: 639002629000374743

Билайн 89061230713 МТС 89172856082

Qiwi-кошелек 9172856082

Ярдәм төркеме https://vk.com/club48501884

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Бәйле