Хәмдүнә Тимергалиева тагын ниләр күрсәтер?! [яшьлек фотолары]

-- Лэйсирэ

Хәмдүнә апа елларга һич бирешми! “Юк, апаем, әбиләр картайсын, минем күңел – унҗидедә!” – ди ул! Борай сабантуена кайткач, яраткан җырчыбыз белән күрешергә аның чордашлары килде. “Монысы белән бергә укыган идек, монысы белән бергә үстек”, – дип таныштырды ул аларны. Апалар аннан ярыйсы гына өлкәнрәк күренә кебек… Ә безнең “Хамдудь”, әле яшьләрне дә уздырып, Интернет киңлекләрен яулый. Тагын ниләр күрсәтер?!

– Хәмдүнә апа, яңа “реппер” образың өчен тәнкыйтьләп тә торалар инде үзеңне… – дим.

– Атом бомбасы төшсә дә, тәнкыйтькә игътибар итмим, апаем! – дип җаваплый ул.

Хәмдүнә апаның масштаблары атом бомбасыннан башланыр инде, вак-төяк белән булашмас ул.

Ә яшь чагында ниндирәк булды икән ул? Гафу, (үзе ишетә күрмәсен), яшьрәк чагында?… Фотоларында бик матур күренә үзе!

Фото: Фотолар гаилә архивыннан.

Кызыл таң

Бәйле