Хәмдүнә Тимергалиева тагын ниләр күрсәтер?! [яшьлек фотолары]

-- Лэйсирэ

Хәмдүнә апа елларга һич бирешми! «Юк, апаем, әбиләр картайсын, минем күңел — унҗидедә!» — ди ул! Борай сабантуена кайткач, яраткан җырчыбыз белән күрешергә аның чордашлары килде. «Монысы белән бергә укыган идек, монысы белән бергә үстек», — дип таныштырды ул аларны. Апалар аннан ярыйсы гына өлкәнрәк күренә кебек… Ә безнең «Хамдудь», әле яшьләрне дә уздырып, Интернет киңлекләрен яулый. Тагын ниләр күрсәтер?!

— Хәмдүнә апа, яңа «реппер» образың өчен тәнкыйтьләп тә торалар инде үзеңне… — дим.

— Атом бомбасы төшсә дә, тәнкыйтькә игътибар итмим, апаем! — дип җаваплый ул.

Хәмдүнә апаның масштаблары атом бомбасыннан башланыр инде, вак-төяк белән булашмас ул.

Ә яшь чагында ниндирәк булды икән ул? Гафу, (үзе ишетә күрмәсен), яшьрәк чагында?… Фотоларында бик матур күренә үзе!

Фото: Фотолар гаилә архивыннан.

Кызыл таң

Бәйле